Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай аналарының аңын хәмер томалаган

- Зинһар өчен балаларымны тартып алмагыз, үтенәм сездән! Күз яшьләре белән ялваручы бу яшь ханым балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзаларында бер дә кызгану хисе уятмады. Аны инде сынау шарты белән бер генә калдырулары түгел. Бәлкем ярты ел балаларсыз торып карагач аңлар ана кеше. Әлегә ул...

- Зинһар өчен балаларымны тартып алмагыз, үтенәм сездән!

Күз яшьләре белән ялваручы бу яшь ханым балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзаларында бер дә кызгану хисе уятмады. Аны инде сынау шарты белән бер генә калдырулары түгел.

Бәлкем ярты ел балаларсыз торып карагач аңлар ана кеше. Әлегә ул ай саен иреннән унбер мең сум алимент ала. Үзе беркайда да эшләми. Эшкә урнаштырабыз дигәч тә, баш тарткан. Балаларны тартып алгач, аңа алиминет акчасы килмәячәк, күбрәк шуңа кайгыра бугай. Өйдәш ир дә үзе кебек бер сәрхүш. Күрше-тирә алардан гарык. Авыл халкының намуслы исеменә тап төшереп, адәм рисвае булып йөрүләренә ачулары килә. Килерлек тә, ни дисәң дә элек-электән авыл - татар халкының йөзе булган. Әдәплелек, тыйнаклылык хас авыл кешесенә. Берсеннән-берсе кечкенә балаларын, бар дөньяларын онытып эчүче әни һәм әти кешегә карата нинди мөнәсәбәт булуы мөмкин башкача?

Ни кызганыч, утырышта каралган эшләрнең күпчелеге нәкъ менә шундый эчкече әти-әниләргә кагыла.

- Сыра гына бит ул, - ди әнә бер ир.

Газга-утка түләргә акчасы юк, ә эчүгә табыла. Бүген гаилә урамда казан асып, учак ягып ашарга пешерә. Ике сабыеның кышны ничек чыгасын уйлап та карамыйлар.

- Авылда эш юк бит, - дип акланучан андый әти-әниләр.

Теләге булган кешегәме? Җиләк-җимеш сатып кына да шактый акча юнәлтергә була. Ә инде хуҗалыгыңда сыер, сарык, кош-корт асрасаң, керем чыганаклары тагын да күбрәк.

Ир эчсә - ярты балә, хатын эчсә - тормыш таркала. Яшьләре утызга да җитмәгән хатыннарның шешенгән йөзләренә, йолкынган кыяфәтләренә карагач, хәмернең нинди куркыныч көчкә ия икәненә инанасың.

Эчәр өчен нинди генә сәбәпләр табылмый! Бәйрәмнәрнең иге-чиге юк: туган көн, үлгән көн, бәби тәпие, кайгы-шатлык юу... Берәүләр бер-ике чәркәдән дә туктый алса, кемдер өчен авызга беренче тапкыр хәмер китерү бик аянычлы тамамланырга мөмкин.

Бу - бер файдасызга үтелгән еллар, балалар күз яше, ятимлек ачысы... Җаныннан өзелгән балага караганда хәмер өстенрәк була аламы икән? Аек кешенең бу һич тә башына сыймый.

Резеда ШӘРИПОВА

Саннар һәм фактлар

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда 33 социаль имин булмаган гаилә исәпкә алынган. Аларда 61 бала тәрбияләнә. 13 балага карата 10 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 1 сенең хокуклары чикләнгән. 3 ата-ананың хокуклары кире торгызылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай аналарының аңын хәмер томалаган