Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай афишасы: халык акцияләре, җыеннар, концерт һәм яңа клуб ачылу

Шәһәр сәүдә нокталарында үз җирлегебездә эшләнгән ризыкларны тәкъдир итеп, азнакайлыларны яңа ассортимент белән таныштыру ике якка да файдалы. Чираттагы "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе 14 август көнне 17.00 сәгатьтә "Агат" сәүдә үзәгендә үткәрелә. Анда һәркем районыбызда җитештерелгән азык-төлеккә бәя бирә алачак. Котыру чиренең төп чыганагы булган төлкеләрне аулау, юк итүдә районыбыз...

  • Шәһәр сәүдә нокталарында үз җирлегебездә эшләнгән ризыкларны тәкъдир итеп, азнакайлыларны яңа ассортимент белән таныштыру ике якка да файдалы. Чираттагы "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе 14 август көнне 17.00 сәгатьтә "Агат" сәүдә үзәгендә үткәрелә. Анда һәркем районыбызда җитештерелгән азык-төлеккә бәя бирә алачак.

  • Котыру чиренең төп чыганагы булган төлкеләрне аулау, юк итүдә районыбыз аучыларына зур җаваплылык йөкләнә. 14 август көнне 19.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында алар белән җыелыш уздырыла.

  • Авылларда мәдәният йортларын яңарту, төзекләндерү район җитәкчелегенең игътибар үзәгендәге мәсьәлә. Шуның тагын бер дәлиле - 16 август көнне Мәндәй авылында яңа төзелгән клуб халыкка ишекләрен ачачак.

  • Дәүләт Советына булачак чираттагы сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге киләчәктәге биш елга билгеләнгән гамәлләр программасын гади халык вәкилләре белән берлектә төзүне күз алдында тота. Бу уңайдан республика районнарында Халык җыеннары оештырыла башлады. Азнакайда Халык җыены 18 август көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында уздырыла. Анда партиянең төбәк бүлеге сайлау штабы вәкилләре, "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һ.б. катнашачак.

  • Шәһәребезгә танылган җырчыларның килүенә күнегеп беттек инде. Әле Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар, әле җәйге җыен үткәреп китәләр. 18 августта да 17.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында татар эстрадасы йолдызы Иркә азнакайлыларга үзенең җырларын бүләк итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай афишасы: халык акцияләре, җыеннар, концерт һәм яңа клуб ачылу