Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең укучылары социаль проект кысаларында волонтерлар отряды төзегән

Без спортчылар, космонавтлар, актерлар тормышыннан яхшы хәбәрдәр. Ә менә якын-тирәбездәге кешеләр турында нәрсә беләбез соң? Барыбыз да әбиләребезне, бабаларыбызны яратабыз. Ләкин бит туганнарыбыз гына ярдәмгә мохтаҗ түгел. Ялгыз гомер кичерүче башка өлкәннәр турында да онытырга ярамый. Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылары "Шәфкатьлелек балачактан башлана. Мәктәптә тимурчылык...

Без спортчылар, космонавтлар, актерлар тормышыннан яхшы хәбәрдәр. Ә менә якын-тирәбездәге кешеләр турында нәрсә беләбез соң? Барыбыз да әбиләребезне, бабаларыбызны яратабыз. Ләкин бит туганнарыбыз гына ярдәмгә мохтаҗ түгел. Ялгыз гомер кичерүче башка өлкәннәр турында да онытырга ярамый.

Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылары "Шәфкатьлелек балачактан башлана. Мәктәптә тимурчылык хәрәкәтен активлаштыру ысулы буларак волонтерлар эшчәнлеге" дигән социаль проект кысаларында волонтерлар отряды төзеп, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә шәһәребез өлкәннәрен шефлыкка алырга карар кылдылар.

Укучылар ялгыз әби-бабайларга хуҗалыкта ярдәм итеп кенә калмыйлар, аларның тормыш һәм хезмәт юлларын да өйрәнәләр. Күп очракта алар бит нәкъ менә аралашуга мохтаҗ. Ветераннар өчен концерт әзерләп, һәрберсе турында сөйләргә уйлап торабыз.

Өлкәннәр көне уңаеннан волонтерлар үз куллары белән бүләкләр ясап, "Игелеклелеккә юл" дигән акция үткәрделәр.

Шулай ук концерт номерлары әзерләп, "Замандаш" клубы белән Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортына барырыга җыенабыз.

Өлкәннәр күңелендә һәрчак яз булсын иде. Бу безнең кулдан килә.

Проект барышында без ярдәмчеллек, игелеклелек кебек сыйфатларның кеше тормышын бизәвен аңладык.

"Вакыт бик тиз уза", - диләр әби-бабайлар. Картлык һәркайсыбызга киләчәк. Ул тыныч, шатлык белән үтсен дисәк, бүген үзебез өлкәннәрне хөрмәтләргә һәм кайгыртырга тиешбез.

Лилия Исмәгыйлова,

сыйныф җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең укучылары социаль проект кысаларында волонтерлар отряды төзегән