Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай: 80 ел буе югарылыкта!

Район башлыгы Р. Галиевнең сугыш ветераннары белән чираттагы очрашуы Быел Азнакай районы җитди вакыйга - үзенең оешуына 80 ел тулуны билгеләп үтте. Шушы еллар эчендә ул республикада төп авыл хуҗалыгы районына, ә шәһәр Татарстанның көньяк-көнчыгышында эре сәнәгать үзәгенә әверелде. Азнакай районының иминлеге һәм чәчәк атуының сере нәрсәдә? Соңгы еллардагы кризиска,...

Район башлыгы Р. Галиевнең сугыш ветераннары белән чираттагы очрашуы

Быел Азнакай районы җитди вакыйга - үзенең оешуына 80 ел тулуны билгеләп үтте. Шушы еллар эчендә ул республикада төп авыл хуҗалыгы районына, ә шәһәр Татарстанның көньяк-көнчыгышында эре сәнәгать үзәгенә әверелде.

Азнакай районының иминлеге һәм чәчәк атуының сере нәрсәдә? Соңгы еллардагы кризиска, табигать көйсезлекләренә карамастан, быел авыл хезмәтчәннәре бөртеклеләрдән тулаем җыемны 150 мең тоннага җиткерделәр, һәр гектардан 30 ц уңыш алынды.

Мөгаен, бу сер район гербының асылын ачарга ярдәм итәр. Лачын - энергия, очыш символы, аның югары күтәрелгән канатлары районның икътисади нигезен - нефтьне, киләчәккә омтылышны, иртәгәсе көнгә ышанычны чагылдыра. Шул ук вакытта оча торган кош туган ягыбызда яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрен һәм буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ассызыклый.

Чыннан да, район юбилее белән тагын бер түгәрәк дата туры килде, чөнки Азнакай мәйданы - Ромашкино нефть ятмаларының бер өлеше. Кара алтын планлы рәвештә районыбызда 1951 елның ноябрендә табыла башлый, ягъни моннан нәкъ 60 ел элек. Шушы вакыттан районны индустрияләштерүгә курс алына. Район башлыгы Рәфис Галиев күп кенә үзгәрешләрнең нефтьчеләр эшчәнлеге белән бәйлелеген билгеләп үтте.

Белеме буенча нефтьче буларак, Рәфис Фатыйх улы район үсешенә зур өлеш кертте. Авыр 90нчы елларда "Азнакайнефть" идарәсендә эшләп, үзен четерекле мәсьәләләрне дә чишә алучы, һәр эшне зур җаваплылык хисе тоеп башкаручы, алга карап эшләүче җитәкче итеп танытты. Соңга табарак, "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең башкаручы директоры булып эшләгән чагында, аның тырышлыгы белән җитештерүнең яңа системалары һәм алымнары кертелде.

Районда социаль ипотека программасы уңышлы эшли. Аның буенча 600 гаилә үзенең тормыш шартларын яхшыртты. Азнакай шәһәрендә күпфатирлы алты һәм Актүбә бистәсендә гомуми мәйданы 39,6 мең квадрат метр булган ике торак йорт төзелде. Азнакайда быел 90 фатирны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре өчен 80 фатир төзелә. Ул алдагы елда файдалануга тапшырылачак.

Яңа 90 фатирлы йортка нигез салына. Актүбә бистәсендәге тузган торакта яшәүче 58 гаилә быел яңа йорттан фатир ачкычлары алачак. Капиталь ремонт программасы буенча дүрт елда 113 йорт ремонтланды.

Быел дәүләт юл төзү, ремонтлау һәм тоту өчен районга 217 млн. сум акча бүлеп бирде.

Димәк, якын киләчәктә төрле дәрәҗәдәге 35,5 км юлларның торышы яхшырачак.

Азнакай районы кешеләре турында кайгыртучанлык иң беренче чиратта җитәкчелекнең аларга ихтирамлы мөнәсәбәтендә чагылыш таба. Һәрвакытта да үзең алдында намуслы булу - Рәфис Галиевнең төп тормыш принцибы әнә шундый. Ул коллегаларыннан да шуны таләп итә.

Социаль мәсьәләләр белән беррәттән, районда мәгариф өлкәсенә һәм сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Демографик хәлнең яхшыруы - моның ачык мисалы. Заманча сыйфатлы укытуны тәэмин итү, ватаныбыз мәдәнияте традицияләре нигезендә һәрьяклап камил үсешкә ия шәхесләр тәрбияләү - мәгариф сәясәтендә төп бурыч булып тора.

Шушы көннәрдә ремонт һәм реконструкциядән соң үзәк сырхауханәнең кабул итү-диагностика бүлеге ачылды һәм авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен күчмә стоматология кабинеты файдалануга тапшырылды. Соңгы 3 елда районның барлык дәвалау учреждениеләре матди-техник базаларын ныгыту буенча күләмле эш башкарылды, үзәк поликлиника, балалар сырхауханәсе, бала тудыру бүлегенә капиталь ремонт үтте, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде.

Бездә районның һәр бишенче кешесе спорт белән шөгыльләнә. Моның өчен (спортның 25 төре белән мавыгу өчен!) барлык шартлар тудырылган. Районыбыз - ял һәм туризм өчен дә менә дигән урын. Иң зур һәм дәүләт тарафыннан саклана торган "Чатыр Тау" заказнигы үзе генә дә ни тора! Ул республиканың иң биек ноктасы - диңгез өслегеннән 334,5 метр югарылыкта. Күпләр "Татарстан Эвересты"на күтәрелү уңыш һәм иминлек китерә дип саный.

20 ноябрь - янә бер түгәрәк дата. Азнакайлылар, коллегалары Рәфис Фатыйх улы Галиевне 50 яшьлек юбилее белән котлый. «Маяк» газетасы редакциясе коллективы да бу тәбрикләүләргә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев