Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе узды

2009 елдан башлап илебез мәктәпләрендә Парламент дәресләре үткәрелә. Быел Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин белән очраштылар. Ул Татарстан Дәүләт Советы, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге белән таныштырды, законнарның ни өчен кирәклеге хакында аңлатты. Яшь азнакайлылар исә районның...

2009 елдан башлап илебез мәктәпләрендә Парламент дәресләре үткәрелә. Быел Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин белән очраштылар. Ул Татарстан Дәүләт Советы, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге белән таныштырды, законнарның ни өчен кирәклеге хакында аңлатты. Яшь азнакайлылар исә районның үсеш мөмкинлекләре, җәйге каникулларда эшкә урнашу мөмкинлеге, "Дублер көне" һәм башкалар хакында кызыксындылар. "Республиканың, районның язмышы, киләчәге нәкъ менә сезгә, 6 нчы чакырылыш парламент сайлаучыларына бәйле. Парламентаризмның иң яхшы традицияләрен дәвам итәрсез дип ышанам", - диде Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе узды