Азнакай 1 нче мәктәбендә кышны озаттылар
Масленица бәйрәме Азнакай 1 нче урта мәктәбендә бик күңелле узды. Киенгән-ясанган скоморохлар, әкият геройлары борынгы традицияләрне яңартып, 5-6 сыйныф укучыларына халык җырларын, биюләр, уеннар тәкъдим иттеләр. Укучылар төрле спорт уеннарында бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, кушылып такмаклар җырладылар. Нинди генә бәйгеләр үткәрелмәде: "Иң матур итек", себеркедә очу, капчык киеп...
Масленица бәйрәме Азнакай 1 нче урта мәктәбендә бик күңелле узды. Киенгән-ясанган скоморохлар, әкият геройлары борынгы традицияләрне яңартып, 5-6 сыйныф укучыларына халык җырларын, биюләр, уеннар тәкъдим иттеләр. Укучылар төрле спорт уеннарында бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, кушылып такмаклар җырладылар. Нинди генә бәйгеләр үткәрелмәде: "Иң матур итек", себеркедә очу, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу... Ә соңыннан бәйрәмдә катнашучылар саф һавада кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев