Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның егет-кызларына паспортлар тапшырдылар

Районыбызда ундүрт яше тулган гражданнарга паспортларны тантаналы төстә тапшыру матур традициягә әверелде

Бүген төбәкне өйрәнү музеенда тагын 21 егет-кызга төп документ – паспорт бирү чарасы үтте.

Балалар өчен истәлекле булган әлеге тантанада район башлыгы урынбасары Роза Галеева, комиссариат вәкиле Рәдиф Камалеев, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең миграция сораулары буенча бүлекчә начальнигы Гүзәл Сәитгәрәева. Бу истәлекле вакыйгада егет-кызларның әти-әниләре, якыннары да катнашты.  

– Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, барлык теләк-хыялларыгыз да тормышка ашсын, – дип аларга Роза Галеева район җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.

<iframe width="1280" height="592" src="https://www.youtube.com/embed/JqqDAz8shqo" title="Азнакайның егет-кызларына паспортлар тапшырдылар" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture; web-share" referrerpolicy="strict-origin-when-cross-origin" allowfullscreen></iframe>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев