Азнакайлылар мобилизацияләнүчеләр янына барды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар мобилизацияләнүчеләр янына барды

9 октябрьдә район башлыгы урынбасары Роза Галиева җитәкчелегендә Азнакай делегациясе Казанга – Россия Кораллы көчләрен тулыландыруга өлешчә мобилизацияләнүчеләр янына барды.

Республикабыздан мобилизацияләнүчеләр биредә хәрби әзерлек узалар. Аларга ватандашларының рухи терәген тою зур көч бирә.

– Сез бүгенге көннең геройлары, илебезнең патриотлары. Без, хатын-кызлар да, җиңүгә үз өлешебезне кертеп, солдатларга җылы киемнәр әзерлибез, исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип догалар кылабыз. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, барлык әниләр, апалар, сеңелләр исеменнән сезгә кайнар сәламнәребезне һәм зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Без бергә, бердәм булырга тиеш! – диде Роза Галиева.

Мәдәният йорты артистлары мобилизацияләнүчеләргә үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр һәм азнакайлылар пешереп җибәргән тәмле күчтәнәчләрне тапшырдылар.

Очрашуда шулай ук отставкадагы генерал-майор Стогниев Иван Данилович та катнашып, ир-егетләрне хәрби бурычларын намус белән үтәргә, Ватанны  сакларга чакырды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев