Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җылылык сезоны ачыла

Бу атнаның чәршәмбесендә, ягъни 27 сентябрьдә, Азнакай җылылык челтәре предприятиесе җылыту сезонын ачып җибәрә.

Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов халыкка һәм предприятие-оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты.

– Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җылылык сезонына әзер. Насослар эшләп китеп, җылылык кулланучыларга барып җиткәнче берничә көн узарга мөмкин. Монда җылылык челтәрләреннән су агып, авария очракларын да искә алырга кирәк. Шуңа күрә оешмалар җитәкчеләренә шушы ике-өч көн эчендә игътибарлы булырга, су басу очраклары булмасын өчен дежур торуны оештырырга тәкъдим итәм. Бу көннәрдә фатирлардагы һәм подъезд эчләрендәге җылыту радиаторларының торышына да аеруча игътибарлы булу сорала.

Югары катта яшәүчеләргә вакытында җылылык радиаторларыннан һаваны чыгару да кирәк. Каядыр озакка яки еракка киткәндә, моны истә тотсагыз иде, чөнки бер кеше аркасында бөтен подъезд җылысыз утырырга мөмкин.

Киләсе атнада  җылылык булмаса, күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр – үзләренең идарәче компаниясенә, предприятие оешмалар җылылык челтәре предприятиесенең авария хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

Су агу очраклары булганда 9-38-69 телефоны буенча авария хезмәтенә шалтыратыгыз.

Җылылык сезоны аварияләрсез, шома башланыр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев