Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Хезмәтне саклау көне уңаеннан узган бәйгегә йомгак ясалды

Районда Хезмәтне саклау көне уңаеннан предприятие, учреждение, оешмалар арасында бәйге уздыру күркәм традициягә әверелде.

 “Җитештерүнең югары темплары хезмәт куркынычсызлыгын саклауга игътибарны арттыруны таләп итә. Бу мәсьәлә икътисад өлкәсендә эшләүче һәркемгә – эре предприятие җитәкчесеннән алып, производство практикасы үтүче укучыга кадәр кагыла. Хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау – иң мөһим бурычларның берсе”, – дип район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйгедә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Быел бәйге “Куркынычсыз һәм сәламәт эш мөхите – хезмәт өлкәсендә төп принцип һәм хокук” шигаре астында узды. Әлеге темага багышлап балалар бакчаларында, мәктәпләрдә – рәсем, хезмәт коллективларында видеорликлар  конкурслары узды. Һәм менә бүген Мәдәни үзәктә “Хезмәтне саклау буена иң яхшы белгеч” дигән номинация буенча конкурсантлар бәйге тотты.

“Хезмәтне саклау буена иң яхшы белгеч” дигән бәйге районда икенче елын гына оештырыла. Былтыр 9 конкурсант арасында җылылык челтәре предприятиесеннән Рәмзия Шәмсетдинова җиңгән иде. Бәйгеләрдә бюджет оешмалары күбрәк катнаша, сәнәгать предприятиеләрен дә активрак булсын иде”, – ди хезмәтне саклау буенча координацион совет рәисе, район башлыгы урынбасары Роза Галеева.

 “Куркынычсызлык балалар күзлегеннән” дигән рәсем бәйгесенә 7 учреждениедән 43 эш кергән. Беренче урынга “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Әмирхан Хәбибуллин  һәм “Солнышко” балалар бакчасыннан Рамазан Габдрахманов, икенче урынга “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Әмир Әхмәтҗанов һәм “Солнышко” балалар бакчасыннан Радель Әхәтов,  өченче урынга “Салават күпере” балалар бакчасыннан Ясминә Зәйдуллина лаек булган. Мәктәп укучылары арасында беренчелекне Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Ивилина Галимова, икенче урынны Алияна Ганиева, өченче урынны Энҗе Фәрукшина яулаган.

“Иң яхшы видеокотлау” номинациясе буенча 28 эш арасында беренче урын ЦКППН һәм район-шәһәр Мәдәният йорты коллективларына бирелгән.

Мөмкинлеге чикле кешеләр өчен эш урыннарын яхшырту буенча бәйгедә беренче урынга пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе, икенче урынга “Нефтешмаш” заводы, өченче урынга Мәдәни үзәк коллективы чыккан.

Быел “Хезмәтне саклау буена иң яхшы белгеч” дигән номинация буенча нибары 3 кеше катнашты. Беренче урын Мәдәният идарәсеннән Рәмзия Хәбибуллинага бирелде.

“Эш стажым алты елдан артык. Коллективта хезмәт куркынычсызлыгы өчен җавап бирәм. Конкурста ел саен катнашам. Мондый бәйге белемнәребезне тагын да арттырырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итә”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев