Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда вакансияләр ярминкәсе узды

Халык мәшгульлеге үзәге Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын үткәрде

«Тау» яшьләр үзәгендә чара бәйрәм төсен алды – Азнакай политехника техникумы студентлары авыл хуҗалыгы җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, пешекчелек һәм кондитерлык эше, автомобильләр буенча хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, икътисад һәм бухгалтерлык хисабы, кулдан һәм өлешчә механизацияләштерелгән эретеп ябыштыру, тегү, авыл хуҗалыгы җитештерү осталары һөнәрләрен тәкъдим иттеләр, флешмоб әзерләделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова ярминкәне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин чарага килгәннәргә изге теләкләрен җиткерде.

Ярминкәдә студентлар, мәктәп укучылары эш бирүчеләр белән очраштылар, предприятие-оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре вакансияләр һәм хезмәт шартлары белән таныштырдылар. Шулай ук төрле мастер-класслар да үткәрелде.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев