Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Май чабуны каршыладылар

Район-шәһәр мәдәният йорты каршында халыкка күңелле бәйрәм оештырдылар.

Тел йотарлык, төрледән-төрле коймаклар кунакларны үзләренә тартып тордылар. Ә бәйрәм авазы булган Май чабу җырлары һәр азнакайлыны тыпырдатып биергә чакырды. Бәйрәм күрке әйлән-бәйлән йөрү булды.

– Бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып, бәйрәмнәрдә очрашып, матур иттереп киләчәктә дә Азнакай районын гөрләтеп яшәвегезне теләп калам. Барыгызны да якты киң Май чабу белән котлыйм,– дип тәбрикләде район башлыгы урынбасары Роза Галеева.

Ә инде ераграк итек ату, тизрәк коймакларны ашап бетерү уеннары өлкәннәрне дә, балаларны да мавыктырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев