Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язгы чакырылыш бара

Илебездә 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Хәрби чакырылыш комиссиясе каршында 20дән артык егет Ватан алдында бурычларын үтәргә әзерлекләрен белдерделәр. Әлеге чакырылышта районыбыз буенча 300ләп егет медицина комиссиясен үтәргә тиеш, ә инде солдатлык сафына 70ләп егет аяк басачак. 


Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов язгы чакырылыш, контракт буенча хезмәт итү һәм яшьләр белән алып барыла торган эшчәнлек хакында сөйләде: 

– Районыбызда беренче хәрби чакырылыш комиссиясен үткәрәбез. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фәрманы белән 2024 елның 1 апрель көненнән язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Искәртеп китәсем килә: армиядә хезмәт итүче егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелми. Быел 1 гыйнвардан армиягә чакырылучының яшен 30 яшькә хәтле күтәрделәр. Хезмәт итү вакыты бер ел тәшкил итә. 2023 елның 1 октябреннән административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертелде: хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар тагын да артты. Мәсәлән, чакыруны алган килеш хәрби комиссариатка килүдән баш тартучыга 10 меңнән башлап, 30 меңгә кадәр штраф каралган. Медицина тикшерүеннән баш тартучылар 25 меңгә кадәр штрафка дучар ителә. Хезмәткә чакыру тәртибен бозмаска киңәш итәр идем, – ди комиссар.

– Контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны сайлау билгеләнгән тәртиптә дәвам итә. 18-65 яшьтәге төп гомуми белем алган, сәламәтлек буенча яраклы гражданнар Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән контрактны төзи алалар. Көч структуралары пенсионерлары хәрби хезмәт буенча контракт төзегән очракта, аларның ай саен килә торган пенсия түләнүе бер үгәрешсез дәвам итәчәк. Армиядә хезмәт итмәгән чакыру яшендәге егетләр белән контракт төзелми. Шулай ук районда яшьләр белән хәрби-патриотик юнәлештә эш алып барыла. «Юнармия» хәрәкәте актив эшли, мәктәпләрдә хәрби комиссариат вәкилләре, локаль сугышлар ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылары белән Батырлык дәресләре оештырыла. Мәктәп укучылары Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару, Ватан сакчылары, Җиңү көннәренә багышланган һәм башка чараларда катнашалар. Ел саен хәрби хезмәткә әзерлек өчен өлкән сыйныфта укучы егетләрне биш көнлек хәрби җыеннарга җибәрәбез – быел 17 апрель көнне алар Казан танк училищесына Калашников автоматыннан атышларга барырга тиешләр. 

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев