Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүчеләр космонавтлар белән элемтәгә чыкты

Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев «космонавтика», «галәм» дип янган тагын бер төркем баланың хыялын тормышка ашырды - алар халыкара космик станциясе белән элемтәгә чыктылар.


Ун минут дәвамында барган элемтә барышында Россия космонавты Сергей Прокопьев балаларны һәм аларның әти-әниләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Чираттагы радиоэлемтәдә "Азнакайнефть" идарәсе ветераны, 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова да катнашты.
- Мондый мавыктыргыч чарада беренче генә катнашуым түгел, космонавтлар белән аралашудан күзләре "янган" балаларны күрү - үзе бер сөенеч, - ди ул.
Әти-әниләр дә Ринат Вәлиевка рәхмәт әйтеп туя алмады. 
- Мондый истәлекле чарада катнашу балалар өчен генә түгел, безгә дә бик кызык булды. Бик дулкынлансак та, әлеге тарихи вакыйгада катнаша алуыбыз белән бик горурланабыз, - ди алар. 
Сергей Прокопьев галәмнән Азнакай өлкәннәрен бәйрәм белән дә тәбрик итте. 
Сүз уңаеннан, әлеге чара «Татнефть» тарафыннан грант яклавы тапкан «Ерак космик радиоэлемтә» проекты кысаларында оештырылды. Грант акчасына заманча җиһазлар сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев