Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гражданнар оборонасы комиссиясе утырышы узды

Дөнья вәзгыяте бездән зур саклык һәм югары әзерлек таләп итә

Гражданнар оборонасы җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов гражданнар оборонасы комиссиясен үткәрде. Биредә шәһәр прокуроры Рим Сөнгәтуллин, гражданнар оборонасының җитәкчелек составы, гражданнар оборонасы идарәсе җитәкчесе Айсылу Зарипова, янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин, уку-консультация пунктлары җитәкчеләре Гөлсинә Хафизова һәм Ландыш Шәрәфиева, гражданнар оборонасының саклау корылмалары милекчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов, районның идарә компанияләренең директорлары, район буенча МЧСның гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең гражданнар оборонасы буенча белгеч Рафаэль Дәминов та катнаштылар.

Әңгәмә барышында төп өч сорау каралды: гражданнар оборонасының саклау корылмаларының халыкны кабул итүгә әзерлек; гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкны укытуны оештыру; гадәттән тыш хәлләрдән халыкны һәм территорияләрне саклау өлкәсендә, тыныч вакытта һәм аерым вакыт аралыгында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яисә аның барлыкка килүе турында мәгълүмат җыю, җирле үзидарә органнарына һәм район оешмаларына хәбәр бирү һәм мәгълүмат белән алышу тәртипләре.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев