Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда депутат Рөстәм Мөхәммәдиев мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшырды

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, күркәм традиция буенча, быел да мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшырды.

Анда ике һәм аннан күбрәк инвалид бала тәрбияләнүче гаиләләр чакырулы иде.

– Монда барыбызга үрнәк булырдай балалар, гаиләләр җыелган. Бүген мин рәхмәтнең аеруча зурысын әти-әниләргә җиткерәм. Авыруларга карамастан, бирешмичә, сынаулар алдында сыгылмыйча, балаларга бар йөрәк җылыгызны биреп, аларны шундый көчле рухлы итеп тәрбияләвегез өчен рәхмәт, – диде депутат.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга һәрдаим ярдәме өчен Рөстәм Мөхәммәдиевка тирән рәхмәтен белдерде.

Балалар җитәкчеләрне шигырьләр сөйләп куандырдылар. Тантанада бирегә чакырылган 22 баланың әти-әнисе дә катнашты. Алар үзләренә, гаиләләренә булган мондый игътибар өчен рәхмәт әйтеп туя алмадылар.

– Һәрчак безнең хәлебезгә кереп, балаларыбызны зурлаган өчен мең рәхмәт. Сәламәтлектә, бәхеттә яшәргә язсын, – диде барлык әти-әниләр исеменнән Әлфия Шәйдуллина. Ул бүген үз гаиләсенә 15 ятимне сыендырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев