Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда батырлык дәресе үтте

1 сентябрь - Белем көне.

Шул уңайдан «Айсылу» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә батырлык дәресе үтте.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре балалар тормышында һәрвакыт актуаль һәм аларга бик тә кызыклы. Шуңа күрә, 24 янгын сундеру бүлеге август аенда  «Айсылу» балалар бакчасында рәсем конкурсы игълан иткән иде. Балалар янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеген чагылдырып, бик матур рәсемнәр ясадылар.

Конкурска йомгак буларак, 24 янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре балаларга 1 сентябрь көнендә онытылмас бүләк –янгын частенә экскурсия ясадылар. Конкурста җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, башка катнашучылар да игътибарсыз калмады.

Янгын сүндерүчеләр балалар өчен шоу оештырдылар: өйрәнү манарасының штурм баскычында каскадер күнекмәләрен күрсәттеләр. Балалар шулай ук, янгын сүндерүчеләрнең костюмын киеп карадылар һәм янгын җиһазларының бөтен авырлыгын үзләрендә тойдылар. Балаларны иң кызыксындырганы - янгын сүндерү машинасы булды, әлбәттә. Алар  чиратлашып кабинада утырдылар, ә кайберәүләр  сигнал кнопкасына басып карау бәхетенә дә иреште. Балалар экскурсиядән бик канәгать калды, аларның күзләре шатлыктан балкып, хисләре ташып торды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев