Бүген безнең шәһәребездә район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган чираттагы ярминкә узды.
Авыл хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Биредә яшелчәләр, ит, бал һәм башка азык-төлек сатылды. Шулай ук чәчәкләр һәм агачлар үсентеләре дә сатуда бар иде.
Ярминкә бик мул, халык продукцияне бик теләп сатып алды.
Ярминкәләр һәр шимбә үткәрелә, рәхим итегез!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев