Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай волонтерлары берләшә

Районның ирекле берләшмәләр җитәкчеләре түгәрәк өстәлгә җыелды

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды. Көн тәртибендә оештыру сораулары, иреклеләрнең район координаторы Лилия Басырованы тәкъдим итү, ирекле берләшмәләр эше турында район халкы өчен мәгълүмати хәбәрне әзерләү булды.

Бирегә төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып бара торган волонтерлык хәрәкәтләренең җитәкчеләре җыелды: мохтаҗларга (йорт-җире янган кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, өлкәннәргә, сәламәтлеге чикле, авыру кешеләргә) ярдәм күрсәтә торган «Волонтеры Азнакаево» төркеме җитәкчесе Лилия Басыйрова, «Кеше» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Әдилә Гәрәева, хуҗасыз калган йорт хайваннарын коткара, дәвалый, стерильләштерә торган «Лапки-царапки» төркеме җитәкчесе Эльвира Әхмәдиева, экологик тормыш алып баруны киң таныта, төрле экологик чаралар үткәрә торган «Эколайф_Азн» төркеме җитәкчесе Алинә Латыпова, сәламәтлеге чикле балаларга, инвалидларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аз керемле гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә торган, экологик юнәлештә катнаша торган «Көмеш волонтерлык» төркеме җитәкчесе Ләйсән Шәйдуллина, «Всё для победы» һәм иҗтимагый волонтерлык, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә торган «Женщины АZнакаево» төркеме җитәкчесе Эльвира Галиева, өлкәннәргә төрле яклап булыша торган «Тимуровцы Азнакаево» отряды җитәкчесе Светлана Фәрукшина һәм «Амур» эзләү отряды вәкилләре.

Азнакайлыларга сүз уңаеннан бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте номерын искәртәбез: мобиль телефоннар өчен 8 855 927-20-91, шәһәр телефоны өчен 7-20-91.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев