Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары игелекле эшләр кыла

9 нчы урта мәктәптә дә балалар һәм яшьләрнең “Беренчеләр хәрәкәте”нә нигез салынды.

Аның бер юнәлеше булып волонтерлар эше – игелеклеләр хәрәкәте тора.

– Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә, балаларда мәрхәмәтлелек, дуслык хисләре тәрбияли. Бер-беребезгә изге гамәлләр, яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыздан һич тә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул безнең уебызда да, фикеребездә дә, күңелебездә дә яшәргә тиеш. Бигрәк тә яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз, – ди мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Безнең мәктәп Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белән үзара килешү төзеде. Игелек хәрәкәтендә катнашучы укучылар өлкәннәр декадасы уңаенан түгәрәк  җитәкчесе Рәйсә Низамова  белән анда үз куллары белән эшләгән  күчтәнәчләр   белән бардылар.   Укучылар  белән очрашу  өлкәннәр күңеленә хуш килде. Алар  рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп калдылар.

Рузилә Низамова, уку эшләре буенча директор урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев