Азнакай укучылары “Беренчеләр хәрәкәте” сафларына кабул ителде
Бүген Азнакайның “Тау” Яшьләр үзәгендә “Беренчеләр хәрәкәте” сафларына 60 укучы кабул ителде.
Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
– Сез безнең туган ягыбызның чын патриотлары булып үсәргә, бар яктан башкаларга үрнәк булырга тиеш. Киләчәк сезнең кулларда. Сездән яңа тәкъдимнәр, фикерләр, идеялар көтәбез, – диде ул “беренчеләр”не котлап.
Укучыларга остазлар хәрәкәтнең бердәмлек символы булган значоклар һәм беләзекләр тапшырдылар. Соңыннан укучылар дуслык билгесе итеп беләзекләрен бер-берсе белән алыштылар.
“Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлеге рәисе, район башлыгы ярдәмчесе Розалина Гобәйдуллина белдергәнчә, мәктәпләрдән 5-11 нче сыйныфларда укучы иң актив, акыллы балаларны сайлап алганнар.
– Шушы көннәрдә 140 баланы, шул исәптән политехник техникумы студентларын үзебезнең сафларга кабул итәргә планлаштырабыз. Мәктәпләрдә хәрәкәтнең башлангыч оешмалары төзелә, балаларга юл күрсәтүче остазлар билгеләнгән. Без Татарстанда 13 төрле юнәлеш буенча эшчәнлек алып барачакбыз. Аңа патриотик тәрбия дә, туган телне, традцияләрне өйрәнү дә, туризм, фән һәм технологияләр, һөнәри юнәлеш һ.б. керә, – ди ул.
“Беренчеләр хәрәкәте” илебез җитәкчелеге тарафыннан 2022 елда оештырылган. Ул традицион рухи һәм әхлакый традицияләр нигезендә яшь буынга тәрбия бирүне һәм буш вакытларын оештыруны, дөньяга карашларын формалаштыруны максат итеп куя.
– “Беренчеләр хәрәкәте”нә дәүләт порталы аша апрель аенда ук теркәлдек. Казанга форумга да бардык һәм безне анда тантаналы төстә хәрәкәт сафларына кабул иттеләр. Бик кызыклы, мавыктыргыч форум булды. Үзебезне игелекле эшләргә багышлыйсыбыз килә, – диләр Азнакай 3 нче урта мәктәбеннән Эльвина Хәйруллина һәм Мәдинә Җиһангирова.
Тантана барышында яңа кабул ителгән укычылар хәрәкәтнең уставын, хокук һәм бурычларын үтәргә ант иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев