Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай музеенда Өлкәннәр көне уңаеннан чара узды

Гомер көзләренә кергән өлкәннәр - Азнакай төбәкне өйрәнү музееның көтеп алынган кунаклары.

Шәһәр музеенда, өлкәннәр айлыгы кысаларында, "Хәтирә" ансамбленә йөрүче ветераннар һәм Актүбә бистәсендәге картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен экскурсия оештырылды.

Гөлфия Мостафина, музей экскурсоводы, экспозиция заллары буенча өлкәннәр белән кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә оештырып, экспонатлар белән таныштырды.

Ветераннарыбыз бала-чакларына кайткандай булдылар. Татар өе эчендәге һәр әйбер аларга яхшы таныш. Әбиләренә ияреп, агач чиләк белән суын да китергәннәр, утын белән мичен дә якканнар, чүлмәктә ризыгын да пешергәннәр алар. Төбәгебезнең зыялылары, сәнгать кешеләре белән танышып, фотоларын караганда, кабат яшьлекләрен искә төшерделәр. "Хәтирә"леләр үзләре дә төрле елларда, төрле хезмәтләр башкарган, шәһәребез үсешенә өлеш керткән - төзүчеләр, нефтьчеләр, балаларга белем бирүчеләр дә алар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев