Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай моржлары Ыкта су керә

Сәламәт яшәү рәвешен кемдер бассейнга йөрү­дә, кемдер чи ризык белән туклануда, кемдер спорт белән шөгыльләнүдә, ә кемнәрдер салкын суда коенуда күрә. Бүген сүзебез – соңгылары хакында.

Эльдар Рязановның билгеле фильмындагы “Ел саен 31 декабрьдә без дуслар белән мунчага” йөрибез дигән кебек, алар да ел саен гыйнвар аеның билгеле бер көнендә мунчага йөри, өстәвенә бәкедә су да керә. Алар дигәнебез – Данис Мусин һәм аның командасы. Тымытык авылында дуслары белән бергә җыелып, салкын су белән коена башлауларына быел 13 ел булган инде.

Моржларның башлыгы – Данис Мусин. Нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарып чыккан райондашыбыз әнә шулай парапланда очып, җәй айларында Ыкта йөзү оештырып, чаңгыда гына шуып калмый, үз үрнәгендә башкаларны да сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә. Вагоннан менә дигән итеп мунча ясап куйган. Су коенган вакытта яхшылап ягып, тәгәрмәчле мунчаны машина белән бәке янына алып төшәләр.

– Хатыным Эльмира белән 15 декабрьгә кадәр үзебезнең яндагы күлдә су кердек. Көндә диярлек йөрдек. Хәзер Ыкка “күчтек”, – ди Данис Мусин. – Мунчада һәрчак салкын су белән коенабыз, кыш көне көрттә ауныйбыз. Моның бер авырлыгы да юк, бары тик теләк тә, әзрәк ихтыяр көче генә кирәк. Чыныккан кеше авыруларга да бирешми, әмма нәтиҗәсен күрү өчен, даими шөгыльләнергә кирәк. Әллә нигә бер чумып кына булмый.

Айдар Кәлимуллин – Тымытык авылы егете. Бүгенге көндә Казанда яшәсә дә, дус егетләре белән шушылай Ыкта су коенуны гел көтеп ала. Быел да көнен туры китереп, туган авылына махсус кайткан.

– Дуслар белән очрашу – үзе бер бәйрәм. Электән Ыкта су коенып үскән егет буларак, судан башка тора да алмыйм. Казанда Зәңгәр күлдә еш булам. Салкын суда коенып, шулай бер елга җитәрлек энергия аласың, чир дә урап уза, – ди ул.

Айрат Кәримов та “стажлы” моржларның берсе.

– Суга әзерлексез чумарга ярамый. Үзем мин җылы көннәрдә мунчада чабынганнан соң чатнап торган салкын су белән коенам, кыш көне атнага ике тапкыр башым белән карга чумам. Моның өчен карны алдан өеп куям. Иптәшем дә миннән калышмый. Рәхәт булып, кәефләр күтәрелеп китә, тәннәр уяна, үзеңдә көч сизәсең, чирләр кача. Әмма бүген уйлап кына карга да, суга да кинәт чумарга ярамый. Башта мин дә мунчага кар алып кереп, шуның белән ышкынып, тәннәрне әкренләп чыныктырдым. Аннан елгада су коена башладым, – ди Айрат Кәримов.

Эльмира Шакирҗанова да бозлы суны яратучыларның берсе

– Суга чумган вакыттагы хич -кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бирә торган түгел. Баштагы мәлдә, билгеле, чирканасың, авыррак. Ә хәзер әз генә су керми торсаң да, сагындыра, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

8

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев