Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре гозерләре ишетелде

Азнакай районына Казаннан эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратының проектлар җитәкчесе Рания Шәрәфиева һәм иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең җитәкчесе Евгений Безроднов килделәр

Алар «Азнакай ПМК»сында эшмәкәрләр белән очраштылар. Ачык сөйләшүдә шулай ук район эшмәкәрләре советы рәисе Әнвәр Җиһангиров та катнашты. Эшмәкәрләрнең һәрбер гозере, теләк-тәкъдиме тыңланды һәм игътибарга алынды. Кунаклар сәнәгать мәйданчыгын карадылар — аларны эш процесслары, көн кадагында булган мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырдылар.

— Без Азнакай эшмәкәрләре белән аралашыр, аларның эш вакытында килеп чыккан сорауларында ярдәм итәр, теләкләрен, тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы каршындагы эшмәкәр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Абдулганиевка җиткерер өчен килдек, — ди Рания Шәрәфиева.

Евгений Безроднов та эш сәфәрен кылу сәбәпләре турында сөйләде:

— Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә Азнакай районыннан төрле мөрәҗәгатьләр килә. Күпчелек сорауларны караганда без дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлектә торабыз. Чишә алмаслык мөрәҗәгатьләр юк, чөнки без эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләре һәм хокуклары саклансын, ә бозылган чакта, торгызылсын өчен тырышлык куябыз, — ди Евгений Безроднов.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев