Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакаем, Азнакай!

Без тибрәнгән бишек кебек Уңайлы, кечкенәсең, Чатыр тавы итәгендә Иркәләп үстерәсең. Азнакаем, Азнакай, Яшьлегем каласы син. Дөнья күреп таныткан, Күземнең карасы син. Осталыкка тапшырабыз Кырларда имтиханны. Зур эшләргә кузгалганда Сорыйбыз фатихаңны. Азнакаем, Азнакай, Бәхетем төбәге син. Нечкә кыллы җырымның Сандугач тирәге син. Какшамас өч терәгем бар - Язмышым сөнече: Туган...

Без тибрәнгән бишек кебек
Уңайлы, кечкенәсең,
Чатыр тавы итәгендә
Иркәләп үстерәсең.

Азнакаем, Азнакай,
Яшьлегем каласы син.
Дөнья күреп таныткан,
Күземнең карасы син.

Осталыкка тапшырабыз
Кырларда имтиханны.
Зур эшләргә кузгалганда
Сорыйбыз фатихаңны.

Азнакаем, Азнакай,
Бәхетем төбәге син.
Нечкә кыллы җырымның
Сандугач тирәге син.

Какшамас өч терәгем бар -
Язмышым сөнече:
Туган илем, туган анам,
Азнакай өченчесе.
Азнакаем, Азнакай,
Киләчәк каласы син.
Соңгы көнемә кадәр
Озата барасы син.

Илдус Гыйләҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакаем, Азнакай!