Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакаебыз үсә, яңара

Соңгы вакытта шәһәребездә сөенечле вакыйгалар бигрәк тә ешайды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин безгә зур планнар белән килде, күрәсең. Үзебез яшәгән Шәйхетдинов урамындагы 2нче йорт ишегалдын гына алыйк. Ничәмә еллар каралмаган юлга асфальт түшәлде, йортыбызның түбәсе яңартылды. Подъездларга евротәрәзәләр куелды. Балаларга рәхәтләнеп уйнау өчен мәйданчык та эшләнде. Чүп савытлары җитәрлек, ишегалдын...

Соңгы вакытта шәһәребездә сөенечле вакыйгалар бигрәк тә ешайды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин безгә зур планнар белән килде, күрәсең.
Үзебез яшәгән Шәйхетдинов урамындагы 2нче йорт ишегалдын гына алыйк. Ничәмә еллар каралмаган юлга асфальт түшәлде, йортыбызның түбәсе яңартылды. Подъездларга евротәрәзәләр куелды. Балаларга рәхәтләнеп уйнау өчен мәйданчык та эшләнде. Чүп савытлары җитәрлек, ишегалдын чиста һәм тәртиптә тоту бары тик үзебездән генә тора. Бу үзгәреш-яңартуларны без бик озак көттек. Тумаган сабыйлар туып, инде үзләре гаилә корырлык булып буй җиткерде.
Шәйхетдинов микрорайонын Нефтьчеләр урамы белән тоташтырган яңа юлга сөенеп бетә алмыйбыз. Машиналылар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик уңайлы, иркен һәм туры юл булып чыкты ул.
Без, сугыш чоры балалары һәм тыл фидакарьләре хөрмәтенә куелган һәйкәлне инде әйтеп тә тормыйм. Аларны күргәч, күзгә яшьләр тыгылып, балачак елларыма кайтып, бик озак уйланып басып тордым. Дулкынлануның чиге юк иде. Сугыш ятимнәренә, әниләребез, әбиләребезнең куйган хезмәтенә шундый ихтирам-истәлек өчен рәхмәт әйтеп туя алмыйбыз.
Марсель Зөфәр улы иманлы җитәкче, ул шәһәребез мөселманнарының Зәңгәр мәчет белән янәшә мәдрәсә төзү турында гозерен күтәреп алды һәм ярдәм оештырды. Әнә шулай Азнакай халкының олысы-кечесе мәнфәгатен кайгыртуга баш-аягы белән чумды ул. Һәм эшенең нәтиҗәсе дә барыбызның да күз алдында. Ходай үзенә дә сәламәтлек, ныклык кына бирсен дә, рәхмәтеннән ташламасын. Алга таба да җитәкчеләребезгә уңышлар, җаваплы хезмәтләрендә сабырлык һәм иминлекләр генә телисе килә.
Индия Мусина, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакаебыз үсә, яңара