Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аздан да күңел була

Олы кешенең шулай инде, үзенә булган чак кына кайгырту-игътибардан да кәефе күтәрелеп китә, яшәү дәрте арта. Өлкәннәр көнендә ишектән бер төркем балалар килеп кергәч, куанычыбыз эчкә сыймады. Үзебезнең күршедәге 4нче мәктәпнең 7А сыйныфында укучылар икән. Аларның хәл-әхвәлебезне белешүенә, истәлекләребезне уртаклашып, игътибар белән тыңлап утыруларына күңел булды. Балаларны сугыш чорлары да,...

Олы кешенең шулай инде, үзенә булган чак кына кайгырту-игътибардан да кәефе күтәрелеп китә, яшәү дәрте арта. Өлкәннәр көнендә ишектән бер төркем балалар килеп кергәч, куанычыбыз эчкә сыймады.
Үзебезнең күршедәге 4нче мәктәпнең 7А сыйныфында укучылар икән. Аларның хәл-әхвәлебезне белешүенә, истәлекләребезне уртаклашып, игътибар белән тыңлап утыруларына күңел булды. Балаларны сугыш чорлары да, тормыш юлыбыз да кызыксындырды.
Менә шулай без, өлкәннәрнең күңелен күргән, онытмаган өчен мәктәп дирекциясенә, сыйныф җитәкчесе Рәмзия Зәкиевага һәм инде укучыларга бик рәхмәтлебез.
Гайнулла Әюпов,
Бөек Ватан сугышы ветераны
Редакциядән: Бу хатны безгә 95 яшьлек Гайнулла ага үзе китерде. Утны-суны кичеп илгә Җиңү яулаган солдатның, гомерен ПАТПда шофер булып эшләп үткәргән хезмәт ветеранының әле дә актив тормыш белән яшәвенә сокланып, күз тимәсен, дип озатып калдык. Шулай саулык-сихәтлектә гомер итәргә язсын сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аздан да күңел була