Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аяз көннең һәр сәгате кадерле

"Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт," - диярсең. Көннәр бераз кипшереп, инде генә комбайннарны иген кырына чыгаралар, яңгыр коеп үтә дә, янә "куып кайтара". Бүген игенчеләрнең дә, җитәкчеләрнең дә уенда бары бер теләк: ялтырап кояш чыксын, көннәр аязып, мул булып өлгергән игенкәйләрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп итсен! Ипекәйләр һәр...

"Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт," - диярсең. Көннәр бераз кипшереп, инде генә комбайннарны иген кырына чыгаралар, яңгыр коеп үтә дә, янә "куып кайтара". Бүген игенчеләрнең дә, җитәкчеләрнең дә уенда бары бер теләк: ялтырап кояш чыксын, көннәр аязып, мул булып өлгергән игенкәйләрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп итсен! Ипекәйләр һәр йортның табын түреннән урын алсын!
Район хакимияте каршында оешкан штаб утырышында да җитәкчеләр, хуҗалыкларга беркетелгән җаваплы кешеләр шул хакта сөйләште.
- Һәр аяз минутны нәтиҗәле файдаланырга, иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу өчен булган бөтен мөмкинлекне дә кулланырга кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Яңгырлар тагын да ныграк әзерләнергә, комбайннарны төзекләндерергә вакыт бирә. Көннәр аязгач, секундларны да әрәм итмичә кузгалып китәрлек булсын.
Район башлыгының борчылуы юкка түгел, хуҗалыкларда әле тулысынча әзер булмаган техникалар бар.
Яңгыр кайбер авылларда ява, кайберләрендә көн аяз. Мәсәлән, чәршәмбе көнне "Азнакай"АФ"ның «Урманай» бүлекчәсе, "Чатыр тау", "Агропродукт" хуҗалыкларында эш яхшы барган. Бүгенге көндә районда 1300 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган, 4171 тонна иген суктырылган. Уңышы уртача гектардан 32,1 центнер чыга. Бу республика күләмендә иң югары күрсәткеч. Арышның кайбер сортлары 40 ар центнер уңыш бирә.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аяз кљннећ џђр сђгате кадерле