Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аягың тапылдамаса, авызың шапылдамый

Берәүләр гомере буе шәһәрдә яшәп, авылны сагына, икенчеләр шәһәрнең бар уңайлыкларын ташлап, авылга кайта. Рамил Исрафилов әнә шул икенчеләр рәтендә. Чубар Абдулда туып үскән егет мәктәптән соң гигант төзелешләр каласы - Чаллыга юл ала. Биредә техникум тәмамлагач, "КамАЗ" заводында цех начальнигы урынбасары булып эшли башлый. Өч елдан армиягә китә. Фатир...

Берәүләр гомере буе шәһәрдә яшәп, авылны сагына, икенчеләр шәһәрнең бар уңайлыкларын ташлап, авылга кайта. Рамил Исрафилов әнә шул икенчеләр рәтендә.

Чубар Абдулда туып үскән егет мәктәптән соң гигант төзелешләр каласы - Чаллыга юл ала. Биредә техникум тәмамлагач, "КамАЗ" заводында цех начальнигы урынбасары булып эшли башлый. Өч елдан армиягә китә. Фатир бирәбез дип кире заводка бик каты чакырсалар да, туган ягын җирсү хисе көчле була. Егерме җиде ел Җәлил эшчеләр бистәсендә башта бүлекчә командиры, аннан инспектор булып янгын частенда эшли. Пенсиягә чыккач та, тынгысыз күңеле өйдә бикләнергә ирек бирми, "Витязь"га инспекторлык эшенә керә.

Кечкенәдән мал-туар арасында үскәнгәдер, Рамилне һаман да җир үзенә тарта. 2001 елда алар тормыш иптәше Ильмира белән Буралы авылында йорт төзеп керәләр.

- Чубар Абдулда буш җир участогы булмады. Бу нигез - Ильмираның әби-бабасыныкы. Башка ике үгез асрап карадык. Аннан ел саен саны артты, - ди хуҗа.

Быел менә йорт кырыннан гына җир алып, ферма төзеп куйган. Чип-чиста сарайда чылбырга бәйләнгән ун үгез мыш-мыш килеп печән күши. Печән аяк астында аунап ятмый, утлыкларын өскә күтәртеп ясаган. Маллар кирәк кадәресен генә үрелеп, телләре белән ялмап ала. Утыз метр тирәнлектә су коесы казыткан. Нәҗесләре махсус ярык аша канализация чокырына төшә. Экологиягә бернинди зыян килми.

- Минем өчен мал карауның бер кыенлыгы да юк. Печәнне атнага бер тутырып куям. Аны үзебез ташландык бакчаларга чәчеп үстерәбез. Иртән жом, көндез он белән туглаган пешкән бәрәңге, кичен чөгендер бирәбез. Бернинди химикат керми, шуңа күрә ите дә тәмле була, яратып алалар, - ди Рамил.

Киләчәктә исәбе киңәергә: үгезләр санын 30 башка җиткерергә, бозаулар үстерү өчен тагын бер ферма төзергә тели.

Әлбәттә, ныклы тылы булмаса, ялгызына гына бу кадәр эшне башкару авыр булыр иде. Тормыш иптәше Ильмира Җәлил гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта, улы Раил - нефть тармагында мастер, кызы Рузилә Әлмәт дәүләт нефть институтының бишенче курсында укый. Безнең мәшәкать болай да башкан ашкан, без шәһәрчә яшәп күнеккән дип тормыйлар, җәен печәнен дә чабалар, бәрәңгесен дә үстерәләр, басудан чөгендерен дә җыялар, кирәк икән малларны да ашаталар.

Әлегә хуҗалыкта техникадан мотоцикл һәм прицеп белән җиңел машина гына.

- Берәр "Газель" автомобиле белән трактор кирәк. Грантта катнашу өчен документларны әзерли башладык, - ди өлкән Исрафилов.

Тагын 28 гектар җирне дә теркәп йөриләр. Ул печәнлек булачак. Үзләреннән артканын сатып, ашлык алырга планлаштырлар.

Бу эшләр артыннан хуҗаларның үзеннән алда чабып йөрүче Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдиновка рәхмәтле алар.

- Хәзер яшьләр авылга тартыла башлады. Безнең Буралыда гына да да ел саен яңа дүрт-биш өй калка. Тырыш кешегә авылда эш җитәрлек, - дип исәпли Рамил.

Әле тагын ул умарталар да тота. "Бал кортларының тормышы - үзе бер дөнья. Аларга карап ял итәм", - ди.

Миңа Исрафиловлар гаиләсе үзләре дә шул тырыш бал кортларын хәтерләтте. Берсе дә зарланмый, авырсынмый, эштән тәм һәм ләззәт табып яшиләр. Бәлкем шуңадыр да, хыяллары тормыша ашып бара, аларга шулай уңыш елмая торгандыр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аягың тапылдамаса, авызың шапылдамый