Авылны тырышлар яшәтә
Иртән йокыдан әтәчең кикрикләп уятмаса, абзарыңда сыерың мөгерәмәсә, ишек алдында кош-кортың чабышып йөрмәсә, нинди ямь булсын ди авылда!
Моны аңлаучылар кабат элеккечә мал асрауга керешкәннәр. Районда 90 га крестьян-фермер хуҗалыгы булу да авылларның яңа сулыш алуы хакында сөйли.
Балтачта яшәүче Илгиз Хәбипов терлекчелеккә кереп киткәнче 13 ел җылылык челтәре предприятиесендә слесарь булып эшли. Аннан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Мәлбагышта зоотехник булып хезмәт куя.
Ләбип аганың 4 улы һәм 1 кызы арасында төпчеге ул. Шуңа күрә, борынгыдан килгән йола буенча, әти-әни нигезендә төпләнеп кала. Үзе баш, үзе түш булып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырганына да 10 ел үтеп киткән.
– Без сөтчелек белән шөгыльләнәбез. 9 савым сыерыбыз бар. Үгезләр, деликатеска куян асрыйбыз, тавыклар, 20 баш умарта тотабыз, – ди ул.
Хатыны Гүзәлия – балалар бакчасы мөдире. Сыер савышырга аңа ике кызлары да нык ярдәм итә. Алар мәктәптә югары сыйныфларда укыйлар. Уллары әлегә армиядә. Хәбиповлар печәнне үз көчләре белән әзерлиләр. Илгиз авыл халкыннан сөт тә җыя.
– Мал асрау үзен аклый. Тырышырга кирәк инде, – ди ул.
Авылны нәкъ шундый тырышлар яшәткән һәм яшәтә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев