Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хуҗалыгында сан алу бара

Ул сайлап алу рәвешендә оештырылып, 1 августта башланды һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Микро сан алу яңа технологик чаралар кулланып үткәрелә, димәк, аның сыйфаты, мәгълүматлар җыю срогы, аларны эшкәртү югары дәрәҗәдә булачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сан алу сорауларына Росстатның рәсми сайтында да җавап бирә ала.

Әлеге кампаниянең максаты – авыл хуҗалыгы үсешен фаразлау, нәтиҗәлелекне арттыруда икътисади чаралар күрү өчен соңгы сан алудан соң булган структур үзгәрешләрне ачыклау.

Безнең район да авыл хуҗалыгында сан алуга актив кушылды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә аны үткәрү буенча комиссия төзелде. Сан алу 11 авыл хуҗалыгы предприятисендә, 9 бакча ширкәтендә, 120 крестьян-фермер хуҗалыгында, 8687 шәхси ярдәмчел хуҗалыкта үтәчәк.

Сан алуга 23 кеше тартылды. Алар – уполномоченный, аның урынбасары, 3 инструктор, 18 сан алучы. Барысы да махсус әзерлек үткән, таныклыклары бар, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев