Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авырлыктан чыгу юллары кантарлы

Предприятиенең ягулык агрегатларын ремонтлау слесаре Салават Шәйхлисламов эш вакытында Узган атна азагында "Азнакай ПАТПсы" ААҖ коллективының еллык эшенә йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү конференциясе булды. Аның эшендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, күрше шәһәрләрдәге төрдәш пассажир транспорты предприятиеләре вәкилләре катнашты. Пассажир автотранспорты предприятиесен бөлгенлек хәленә китереп җиткерә язган...

Предприятиенең ягулык агрегатларын ремонтлау слесаре Салават Шәйхлисламов эш вакытында

Узган атна азагында "Азнакай ПАТПсы" ААҖ коллективының еллык эшенә йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү конференциясе булды. Аның эшендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, күрше шәһәрләрдәге төрдәш пассажир транспорты предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Пассажир автотранспорты предприятиесен бөлгенлек хәленә китереп җиткерә язган тотрыксызлыкның алшартлары кичә генә пәйда булмады. Аның нигезендә моннан дистә елдан артык элек башланган җитди объектив һәм субъектив сәбәпләр ята. Беренче чиратта бу көйләнми торган базар икъдисады йогынтысы булса, икенчедән - автобуслар паркының искерүе, яңа техникага, запас частьләргә, ягулык-майлау материалларына бәянең котырып артуы, вахта, пассажирлар йөртүгә махсуслаштырылган көндәш оешма, шәхси җәмгыятьләр барлыкка килүендә дә чагылыш табадыр, мөгаен. Шуңа да карамастан, килеп туган четерекле хәлдә коллективның югалып калмавы, фидакарьлеге, тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте, ПАТП администрациясенең дөрес кыйбласы, район җитәкчелегенең теләктәшлеге, ярдәме белән предприятие үзен саклап кына калмады, авырлыклардан чыгуның дөрес юлын да сайлый алды. Боларның барысы да ПАТП генераль директоры Җәмил Гайнанов чыгышында чагылыш тапты.

Хисап елы коллектив өчен җиңелләрдән булмаган. Шәһәр яны маршрутында йөрү бәясенең чыгымнардан түбән булуы керем алуның яңа юлларын эзләргә мәҗбүр иткән. Кеше ташуның үзкыйммәтен киметү максатыннан, барлык төр чыгымнарны минимумга калдыру чарасын күргәннәр. Хәзер автомобильләрне газ ягулыгына күчерү бара. Елга ул 4 миллион сум акчаны экономияләү мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук максаттан, администрация аппараты өч катлы мәһабәт бинадан мәйданы унбиш тапкырга кимрәк булган корылмага күчкән. Төп фондтан файдалануны оптимальләштерү юлында җитештерү базасы цехлары бер урынга тупланган.

Азнакай вокзалы яны мәйданында шәхси машиналар кую урыны ясалу да предприятиенең икътисади хәлен тотрыкландыру максатыннан эшләнгән. Аннан кергән акча автовокзалны тотуга киткән чыгымнарны каплауга китә.

Хезмәт күрсәтү күләме кимү сәбәпле, эшләүчеләр мәнфәгатенә зыян китермичә, персонал санын оптимальләштергәннәр. Шуның белән хезмәт хакы фондына 2 миллион сум экономия ясалган. Бер ук вакытта хезмәт җитештерүчәнлеге 6,8 процентка арткан. 2011 елда бу кайбер категория эшчеләрнең хезмәт хакын, аннан алдагы чор белән чагыштырганда, 14 процентка күтәрү мөмкинлеген биргән.

Күрелгән чаралар үзен аклый. Әгәр дә 2010 елны предприятие 2 миллион 75 мең сум зыян белән япкан булса, хисап елында керем белән чыгымның тигезләшүе көтелә.

- Безнең алда торган төп бурыч - коллективны саклап калу, өстәмә керем чыганакларын табу, чыгымнарны киметү. Моның өчен һәр тиенне саклап тотарга, белеп кулланырга кирәк, - диде генераль директор, сүзен йомгаклап.

Доклад буенча фикер алышуларда Актүбә, Азнакай автовокзаллары җитәкчеләре Валентина Манакова һәм Зөлфия Баязитова, ветераннар советы рәисе Сергей Желнин, шофер Фәрәгать Миргасимов, Бөгелмә шәһәре ПАТПсы профсоюз комитеты рәисе Роза Сухова һәм башкалар катнашты.

Ике елга кабул ителгән коллектив килешүнең беренче этабы йомгаклары белән комиссия рәисе Марсель Шәрипов таныштырды.

Конференциядә чыгыш ясаган Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров предприятиенең халык өчен әһәмияте турында сөйләде. Шәһәр һәм районның социаль-икътисади халәтенә кагылышлы информация ясады, агымдагы елда Азнакайда башкарыласы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре күләменә тукталды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев