Безнең әтиебез Мифтахетдин Фәттахов 1903 елда Тымытык районы Сөендек авылында туган. Әнием белән кавышканнан соң, бер-бер артлы 7 бала дөньяга килә (5есе генә исән кала).
Сугыш башланганчы, әти Тымытык районы хуҗалык-оешмаларында, аннан соң Әгер авылында оешкан хәзерләүләр конторасында баш бухгалтер булып эшли. Баштарак аны бронь белән сугышка җибәрми кичектереп калдыралар....
Безнең әтиебез Мифтахетдин Фәттахов 1903 елда Тымытык районы Сөендек авылында туган. Әнием белән кавышканнан соң, бер-бер артлы 7 бала дөньяга килә (5есе генә исән кала).
Сугыш башланганчы, әти Тымытык районы хуҗалык-оешмаларында, аннан соң Әгер авылында оешкан хәзерләүләр конторасында баш бухгалтер булып эшли. Баштарак аны бронь белән сугышка җибәрми кичектереп калдыралар. Әмма шул ук елны ул фронтка китә. Белоруссиядә сапер булып хезмәт итә.
Монда күпме сугышып йөрүен төгәл генә әйтә алмыйм, бервакыт аларны камауга алалар. Ашарга азык, эчәргә су булмыйча, интегеп яталар.Тәмам сәламәтлеге какшаган әтине сугышка яраксыз дип, мобилизациялиләр. Аяклары гөбе кебек шешенеп, күзләре чокыраеп эчкә баткан, бет баскан әти, көч-хәл белән туган ягына кайтып ирешә. Әни аны кайтканда танырлык түгел иде, ди. Кайтуының икенче көнендә үк хәрби комиссариатка бара.
Әтине Тымытык сырхауханәсенә салалар. Ул анда озак ятмый, вафат була. Шулай итеп, без, биш бала, ятим калдык. Әтинең үлеме хәрби хезмәте белән бәйле түгел дип, пособие дә билгеләнмәде. Әниебез безне бернинди ярдәмсез, ялгызы аякка бастырды. Мин, кече кызы, 15 яшькә җиткәч кенә 1,5 ел пенсия алып кала алдым. Менә шулай без, сугыш чоры балалары, бик авырлыкта үстек.
Әнисә Фәттахова - Садыйкова,
Азнакай
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев