Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылыбызның нуры ул

Безнең кечкенә генә Әгер матурлыгы, чисталыгы, халкының бердәмлеге белән күп кенә авыллардан аерылып тора. Авыл уртасында мәчет балкый. Олысы да, кечесе дә аңа юлны япмыйлар. Сүзем шушы мәчеттән көн саен азан авазларын яңгыратучы, бик хөрмәтле Ринат абый хакында. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Гомер китабын актарып карасаң, ул төрле...

Безнең кечкенә генә Әгер матурлыгы, чисталыгы, халкының бердәмлеге белән күп кенә авыллардан аерылып тора. Авыл уртасында мәчет балкый. Олысы да, кечесе дә аңа юлны япмыйлар. Сүзем шушы мәчеттән көн саен азан авазларын яңгыратучы, бик хөрмәтле Ринат абый хакында. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Гомер китабын актарып карасаң, ул төрле чорның михнәтләрен кичергән кеше. Бик яшьли ятим кала. Башка бик күп ятимнәр кебек үк сугыштан кайтмаган әтиләрен гомер буе көтәләр. Ләкин ул кайтмый шул инде.

Бүгенге көндә Ринат абый тормыш иптәше Наҗия апа белән бик матур яшәп яталар. Аларның пар канатлар булып бергә тормыш коруына да 50 ел гомер узып киткән. Юбилей - кылган эшләреңне барлау, аңа бәя бирү чоры да бит ул. Чөнки син бүген «тормыш» дигән үрнең иң югары ноктасында. Ринат агага бу яктан борчыласы юк. Артына борылып караса, кешеләр сокланырлык, горурланырлык һәм уңайсызланмыйча мактанырлык эшләре күп аның. Бүген дә алар ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Авылыбызда күпләргә таныш ат тоягы тавышын тыңларга насыйп булды, чөнки Ринат ага авылда бердәнбер ат асраучы кеше иде.

Без бик яшьли әтисез калып, әниебез Рәҗилә Сәгыйрова белән үстек. Буш вакытларда нинди авырлыклар кичерүен әниебез үзе генә беләдер. Шушы чорларда Ринат абый белән Наҗия апаның җылы хисләрен, ярдәмен тойдык. Алар һәрчак киңәшче дә, ярдәмче дә булды.

Әнә шулай тирә-юньгә игелекләр чәчеп, авылыбызның нуры булып озын, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын аларга.

Нәҗибә һәм Сәйфетдин Хисамовлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев