Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылыбызның горурлыгы ул

Бу язманы Азнакай районы Илбәк авылында гомер итүче, 38 ел авыл китапханәсен җитәкләп, лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә үзенең 75 яшен балалары, оныклары, туганнары белән каршы алучы Билалова Асия Габделбәр кызына багышлыйм. Гомер китабын актарып карасаң, төрле чорның михнәтләрен аның үз җилкәсендә кичерүен күрәсең. Асия 1937 елның май аенда Украинаның...

Бу язманы Азнакай районы Илбәк авылында гомер итүче, 38 ел авыл китапханәсен җитәкләп, лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә үзенең 75 яшен балалары, оныклары, туганнары белән каршы алучы Билалова Асия Габделбәр кызына багышлыйм.

Гомер китабын актарып карасаң, төрле чорның михнәтләрен аның үз җилкәсендә кичерүен күрәсең. Асия 1937 елның май аенда Украинаның Киев шәһәрендә дөньяга килә. Шул ук елның ноябрь аенда әтисен армиягә алалар. Хезмәт иткән җиреннән сугышка кереп китә. 1943 елда хәбәрсез югалуы турында хәбәр генә килә. Ә кечкенә Асия әнисе Мөнәвәрә апа белән 1942 елда Тымытык районы Буралы авылына кайтып төшә. Авыл халкы бик михербанлы була, нәрсә бар, шуның белән ярдәм итә.

Асия Буралы авылы 7 еллык мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Минзәлә педагогия училещесына укырга керә. Шулай авыл белән Минзәлә арасында йөреп, 4 ел вакыт үтеп тә китә. кулына белгечлек таныклыгы алгач, 18 яшьлек кызны юллама белән Илбәк авылына эшкә җибәрәләр. Ләкин авылда укытырдай балалар булмау сәбәпле, Асия апа янып-көеп китапханә ачу турында хыяллана башлый. Бармаган җире, кермәгән ишеге калмый һәм ниһаять, 1956 елда Илбәктә авыл китапханәсе ачыла. Бу чорда нибары 200 данә китап була. Аның да 30ы «кадерле китап» дип атала. Китапханәдә эшли башлау белән партия сафларына керә. Һәр атнаның җомга көннәрендә комсомол җыелышлары уза. 1960-1990 елларда партия оешмасында пропаганда эшләрен алып бара. Эшләү дәверендә тәҗрибәле, яхшы агитатор була. Асия апаның фотосурәте Мактау тактасында эленеп торган. Авыл китапханәсе Тархан, Тырыш, Илбәк, Ирекле авылларына хезмәт күрсәткән. Китапханәчеләр бер генә җәмәгать эшеннән дә читтә калмый. Асия апаның кышларын көл, кош тизәге җыюлары, җәен исә агитбригадалар белән чыгыш ясавы истә калган.

1961 елда Асия апа Илбәк авылы егете Тәнзил Билаловка кияүгә чыга. Шулай матур гына яшәгәндә гаиләләренә зур кайгы килә: 3 улы арасыннан 4 сыйныфта укый торган Ленарлары фаҗигале төстә вафат була. Мондый авырлыкны җиңәргә сабырлыкны Ходай үзе генә биргәндер. Тәнзил абый белән Асия апа иңне-иңгә куеп 51 ел бергә гомер кичерәләр, бүгенге көндә 5 оныклары бар.

Инде күптән лаеклы ялда булса да, Асия апа китап-журналлар укырга бик тә ярата, яңалыклар белән гел кызыксынып тора, алар турында фикер уртаклаша.

Әйе, юбилей кылган эшләреңне барлау, аңа бәя бирү чоры да ул. Ә Асия апа артына борылып караса, анда бары тик кешеләр сокланырлык, горурланырлык эшләр генә. Һәрвакыт миһербанлы, мәрхәмәтле Асия апага алга таба да сөенеп-сөелеп, бәхет-шатлыкларга төренеп сау-сәламәт яшәргә язсын.

Г. ГАБДРАХМАНОВА, Илбәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев