Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылны үстерүне һәр азнакайлы изге бурычы итеп тойсын иде

Мәлбагыш һәм Түбән Якый авыллары табигатьнең бик матур, бик бай урынында урнашкан. Аның бөркеттәй як-якка канатларын җәеп утырган Кызыл тавы, хуш исле катнаш урманнары һәм халык өчен бик кирәкле челтерәп аккан чишмәләре бар. Авыл халкының яшәешен кайгырту, моның өчен шартлар тудыру мөһим, ә проблемалар, мәшәкатьләр исә туып кына тора. Бүгенге...

Мәлбагыш һәм Түбән Якый авыллары табигатьнең бик матур, бик бай урынында урнашкан. Аның бөркеттәй як-якка канатларын җәеп утырган Кызыл тавы, хуш исле катнаш урманнары һәм халык өчен бик кирәкле челтерәп аккан чишмәләре бар.

Авыл халкының яшәешен кайгырту, моның өчен шартлар тудыру мөһим, ә проблемалар, мәшәкатьләр исә туып кына тора. Бүгенге көндә җирлегебездә ярдәм сорардай бер оешма юк, техникага кытлык. Шуңа да халыкның да актив булуы, үзенең дә тырышлыгы сорала.
Моны авылдашлар яхшы аңлый. Яз-җәй айларында зиратларга өмәләр оештырабыз. Әле күптән түгел генә утыздан артык кеше мәңгелек йортыбызны чистартуда катнашты. Коймасын буяуда мәктәп укучылары да бик теләп ярдәм иттеләр.

Мәлбагышта бөтен унайлыклары булган мәчет эшли. Имам хатибыбыз Сәхипҗан Шакиров, Исмәгыйль ага Мәрданшин (гаиләсе белән мәчетне карап, чистартып, тора, җәен чәчәкләргә күмәләр) дини тәрбия бирүдә җан атып йөриләр. Кызганыч, иман йортына йөрүчеләр генә аз. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә килсен иде җомга намазларына, вәгазь тыңларга.

Азнакайда яшәүче авылдашыбыз Зәйтүн Хәйдәров авыл халкына олы хөрмәт күрсәтеп, изге Рамазан аенда ифтар ашы уздырды. Фәнзәт Исмәгыйлов мәчеттә илле кешелек өстәл, урындыклар, савыт-саба, пешерү жайланмалары урнаштырып куйды. Аш-су әзерләүдә авылыбыз уңганнары бик теләп катнаша.

Түбән Якый авылында да мәчет төзелде. Аны эшләүдә авыл халкының да матди өлеше, төзелеш эшләрендә ярдәме тиде. Сәмигулла Шәйдуллинга аерым рәхмәт әйтәсе килә, изгелекләре үзенә савап булып кайтсын.

Авыл жирлегендә килеп туган проблемаларны хәл итүдә, күләмле эшләрне башкаруда һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган нефтьчеләр булуына сөенәбез. Район Советы депутаты Рәис Әхмәтшин ярдәме белән быел Сабантуй мәйданы яңартылды. Бүгенге көндә мәчетнең ихатасы әйләндерелә. Күптән түгел ачылган модульле ФАПны урнаштыруда да алар тарафыннан шактый эшләр башкарылды.

Авыл Советы депутаты, элеккеге хуҗалык рәисе Мансур Әхмәтшинның да олы ярдәмен тоеп яши авыл халкы.

Мәктәп директоры вазифаларына Эльмира Баһманова алынгач, биредә тәртип күзгә күренеп яхшырды. Уку йорты яшеллек, чәчәкләргә күмелгән, ихатаны төзек, матур итеп тотуда әти-әниләрнең дә тырышлыгы салына. Әмма бер проблема бар: түбәсеннән яңгыр суы үтә. Аңа ремонт ясауда район җитәкчелегенең дә ярдәменә өметләнәбез.

Инде хәл итәсе яклар турында сүз чыккан икән, шуны да әйтәсе килә: кайбер авылдашлар авылны, нигезләрен тәртиптә, чиста тотуда битарафлык күрсәтәләр. Капка төбе, бакча артлары, ихата кырыйлары чүп үләнгә батып утырган шәхси хуҗалыклар бар. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, хуҗаның да нинди булуы ихатасыннан күренеп тора. Җанны телгәләгән тагын бер тәртипсезлек - малларны теләсә кайда йөртү. Урамнарга агач утырту мөмкин түгел, чөнки кәҗәләр аларга үсәргә ирек бирми.

Сарыклар да иркендә йөри. Бу бернинди законга сыя торган эш түгел. Авылны үстерү, яшәртүне һәркем изге бурычы итеп тойсын иде. Бу жирдә без бары кунак кына, димәк, тыйнак булыйк, аңлы булыйк!

Мөсәвир Кәримов, авыл Советы депутаты, авыл старостасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылны үстерүне һәр азнакайлы изге бурычы итеп тойсын иде