Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл – мәдәни мирас сандыгы

Табигать иркендә, авыл янәшәсендәге болын-кырларда уйнап үскәннәр арасыннан мәшһүр моң ияләре, шагыйрьләр, артистлар чыгуына гаҗәпләнәсе юк. Чөнки бу оеткыны әүвәл адәм баласына Җир-Ана, туган туфрак сала. Язларын шау-чәчәккә күмелгән әрәмәләргә, көзен башаклары тулып ашкан иген кырларына, кышын күзне камаштырган аклыкка кара да, күңелең ничек бу хозурга битараф калсын да, ул...

Табигать иркендә, авыл янәшәсендәге болын-кырларда уйнап үскәннәр арасыннан мәшһүр моң ияләре, шагыйрьләр, артистлар чыгуына гаҗәпләнәсе юк. Чөнки бу оеткыны әүвәл адәм баласына Җир-Ана, туган туфрак сала. Язларын шау-чәчәккә күмелгән әрәмәләргә, көзен башаклары тулып ашкан иген кырларына, кышын күзне камаштырган аклыкка кара да, күңелең ничек бу хозурга битараф калсын да, ул ничек шигъри юллар белән тулмасын! Авылда җырламый, моңланмый гына яшәп кара! Борын-борыннан бит аның яшь-җилкенчәге елга-инеш буйларына кичке уенга, ә кышын аулак өйләргә җыелып уен-җыр белән күңел ачкан. Районыбызда матур гадәткә кергән үзешчәннәрнең смотр конкурсында авыл осталары да актив катнашып, елның-елында яңа талантларын ачып, аларны тамашачыга танытып килә. Йомгаклау концертының программасы үз җирлегебездән чыккан, шушында яшәп иҗат итүче композиторларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләреннән төзелгән. Марсель Галиевнең "Чатыр Тау" әсәреннән укылган өзек, Ландыш Шәрәфиеваның Фәүзия Төхбәтуллина шигырьләренә язылган җырлары, туган якка багышланган "Азнакаем минем", Тымытык турында җырлар - болар барсы да тамашачыда, сүз дә юк, патриотик хисләрне яңартып, залны алкышларга күмде. Биючеләрнең елдан-ел арта, остара баруына да игътибар ителә. Сәхнәгә 70-80 яшьлек өлкәннәр, егерме яшьлек егет-кызлар белән беррәттән әле бакчага гына йөрүче яшь талантларның да тартылуын хупларга гына кирәктер, мәдәни мирас шулай буыннан-буынга күчә барса гына яши, саклана.

Туган якка мәдхия чагылган смотр-конкурсы быел бүләкләргә аеруча бай булды. Үзешчәннәргә дипломнар һәм акчалата бүләк сертификатларын район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм район мәдәният учреждениесе начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова тапшырды. Шулай итеп, жюри карары буенча "Иң яхшы вокаль ансамбле" номинациясендә җиңүчеләр итеп Ирекле һәм Уразай мәдәният йортларының хатын-кызлар ансамбльләре танылды. Шактый еллар яшәп һәм танылып килгән Тымытык ветераннар хоры үз номинациясендә җиңүче булды. Ә менә иң яхшы биючеләр Сукаеш һәм Уразайда - аларның "Наз" һәм "Сәләт" төркемнәре чыннан да назлы да, сәләтле дә. Ялгыз биючеләрдән Сукаештан Руслан Сабитовка тиңнәр булмады. "Нәфис сүз остасы" Әлкәйдән Венера Газизҗанова, концертны алып бару осталары Сәпәйдән Алмаз Закиров һәм Татшуганнан Рузилә Исламова да әлеге номинацияләрдә хаклы җиңү яулады. Җырчылар Салават Шәфыйков (Үчәлле), Айдар Закиров (Урманай), Айдар Гарифуллин (Илбәк), Алсу Мөкъсинова (Вахитов) чын мәгънәсендә сәхнә йолдызлары. Мәлбагышның баянчылар дуэты - Мөхтәр Хаҗиев һәм Мөсәвир Кәримовның чыгышын да тамашачы алкышларга күмде. Сәпәй авылы мәдәният йортының баянчылар ансамбле "Иң яхшы халык уен кораллары оркестры" буларак танылды. Урсайдан "Ромашка" бию коллективы тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Конкурска иң оригиналь программа әзерләгән Урманай, балалар һәм яшьләрне сәхнәгә күпләп тарткан Мәсгут мәдәният йорты хезмәткәрләренә шулай ук диплом һәм премия тапшырылды. Ә инде тулаем коллективларга килгәндә, өченче урын Урсай, Чубар Абдул һәм Карамалы, икенче урын Тымытык һәм Татшуган, беренче урын Уразай, Сәпәй мәдәният йортларына бирелде. Гран-при Сукаеш сәхнә осталарында. Бәйгедә 46 авылдан 800 дән артык үзешчән катнашты.

-Мәдәни чишмәләребез гел шулай шаулап-гөрләп агып торсын, саекмасын, - диде Айдар Фәндәс улы йомгаклау сүзендә. - Сәхнәдә яңа талантлар ачыла барсын, яңа үрләр яулансын. Халкыбыз мирасын бергәләп саклыйк - үткәннәргә ихтирам, киләчәгебезгә күпер ул.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев