Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл җирлекләрендә “2012-2016 елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү”не күз уңында тоткан программа кысаларында Азнакайда киңкырлы эшләр алып барыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авыл җирлекләрендә "2012-2016 елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү"не күз уңында тоткан программа кысаларында районыбызда киңкырлы эшләр алып барыла. Иркен, якты, "көлеп торган" бүлмәгә хасталанып килеп керсәң дә, җаннар тынычланып, тәннәр җиңеләеп киткән кебек була бит ул. Үзәк поликлиникага капиталь ремонт үткәннән соң азнакайлылардан...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авыл җирлекләрендә "2012-2016 елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү"не күз уңында тоткан программа кысаларында районыбызда киңкырлы эшләр алып барыла.

Иркен, якты, "көлеп торган" бүлмәгә хасталанып килеп керсәң дә, җаннар тынычланып, тәннәр җиңеләеп киткән кебек була бит ул. Үзәк поликлиникага капиталь ремонт үткәннән соң азнакайлылардан бу хакта еш ишетелгән иде. Инде хәзер балалар сырхауханәсенә ремонт башлангач та, тәгаен, иң сөенгәне бирегә сабыйлары белән еш йөрүче яшь әниләр булгандыр. Моның өчен алар вакытлыча гына булган тыгынлык, уңайсызлыкларга да түзеп торырга риза.

Төзүчеләр аның беренче катында диварларны сүтеп, ремонт эшләрен тулы куәтенә җәелдереп җибәргән. Регистратура өлеше киңәйтелеп, өр-яңадан реконструкцияләнә.

-Әлегәчә булмаган ана һәм бала өчен махсус бүлмә дә ясала, дип ремонт барышы белән таныштырды безне баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рәсимә Рәхмәтуллина. - Табиб тикшерүе үткәндә, процедуралар алганда, бала гадәттә көйсезләнә, елый, әниләре аларны биредә тынычландыра, иркенләп киендерә алачак, үзләренә дә ял итеп алу мөмкинлеге тудырыла.

Рәсимә Зәки кызы төзекләндерү эшләренең әнә шулай бер генә өлешен дә күз уңыннан ычкындырмыйча, вентиляцияме, электр челтәре, идән-диварларның нинди таләпләр нигезендә эшләнүе - барсы хакында нечкәлекләренә кадәр тәмләп сөйли. Димәк, эш барышы ныклы контрольдә.

Сүз дә юк, бинага керү өлеше иркен булса яхшы. Ул шуны күздә тотып эшләнә дә. Биредә коляскалар кую өчен махсус урын да булачак. Театр гына түгел, сырхауханә дә кием элгеченнән башлана шул, биредә тәртип салынган, уңайлы икән, димәк, башка бүлмәләрдә дә шул ук күренеш.

Бинаның өченче катында тәрәзә яңаклары эшләнә, идәнгә линолиум җәелә. Кирәк урыннарда ишекләр дә яңартыла. Диварлар санитария-гигиенаның яңа таләпләре буенча эшкәртелә, буяла.

Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү быел да дәвам итә. 2015 елда аларның 5се ремонтланачак, һәркайсына республика бюджетыннан 100әр мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Бирючевкада бу эшләр инде төгәлләнгән. Андагы процедура кабинеты да яңартылды. Олы Сукаеш пунктында котельный ишек-тәрәзәләре алыштырылды, түбәсе яңадан түшәлә. Чәкән авылындагысында эчке буяу эшләре төгәлләнде, ишек алды төзекләндерелә, бинаның фасады да йөзен үзгәрткәч, әллә каян ук күзгә ташланып, балкып торыр. Карамалы ФАПында шулай ук ишек-тәрәзәләр алыштырыла, идән яңартыла. Туйкәдә дә эшләр башланырга тора, әлегә ремонт өчен кирәк-ярак юнәтелә.

Әсәй һәм Түбән Стәрле авылларында яңа модульле ФАПларга нигез салынды. Беренчесендәге фельдшер-акушерлык пункты май башында файдалануга тапшырылачак.

Район үзәк сырхауханәсендә алып барган ремонт эшләрен яктыртуны алга таба да дәвам итәрбез.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл җирлекләрендә “20122016 елларга халыкка беренчел медицинасанитар ярдәмен камилләштерү”не күз уң...