Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Авыл имамнары тәҗрибә уртаклаша
Әлкәй авылында район имамнары җыелышы узды. Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин авыл имамнарының белемен арттыру өстендә мондый эшнең районда туксанынчы елдан ук башкарылуын билгеләп үтте.. Әлкәй авылы имамы Радик хәзрәт Гимаев мәчеттә җомга намазларының, дини бәйрәмнәрнең бик матур узуы, балаларга һәм өлкәннәргә дин сабаклары бирелүе хакында сөйләде. Очрашуда район...
Әлкәй авылында район имамнары җыелышы узды. Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин авыл имамнарының белемен арттыру өстендә мондый эшнең районда туксанынчы елдан ук башкарылуын билгеләп үтте..
Әлкәй авылы имамы Радик хәзрәт Гимаев мәчеттә җомга намазларының, дини бәйрәмнәрнең бик матур узуы, балаларга һәм өлкәннәргә дин сабаклары бирелүе хакында сөйләде.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нагыймов катнашты, ул сорауларга җавап бирде, район мәчетләренең торышы белән таныштырды.
Шулай ук имамнар иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков, Әлкәй мәчетен төзү эшләрендә беренче булып йөргән Илсур Мирзаянов һәм авыл советы рәисе Светлана Зиннурова чыгышларын тыңладылар.
Мондый җыелышлар атна саен уздырыла һәм ул тәҗрибә уртаклашу, авыл мәчетләре тарихларын өйрәнү өчен яхшы җирлек булып тора дип хәбәр итә район мөхтәсибәтенең мәгълумат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев