Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Иртә таңнан караңгыга кадәр, ел әйләнә ялсыз эшләп басу-кырларда ашлык үстергән игенчеләргә, өстәлләребезне ит-сөт белән тәэмин иткән терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәрбарчагызга барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Быел игенчеләребез республикада иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Игенче-механизаторларның уртак...

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Иртә таңнан караңгыга кадәр, ел әйләнә ялсыз эшләп басу-кырларда ашлык үстергән игенчеләргә, өстәлләребезне ит-сөт белән тәэмин иткән терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәрбарчагызга барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм.

Быел игенчеләребез республикада иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Игенче-механизаторларның уртак тырышлыгы белән югалтуларсыз, мул уңыш җыйнап алынды. Ашлыкның тулай җыемы һәм гектар куәте буенча район республикада алдынгылар рәтендә. Җитәрлек күләмдә орлык хәзерләнде, халыкны ашлык белән тәэмин иттек. Көзге кыр эшләре дә уңышлы төгәлләнде.
Терлекчелектә тотрыклы продукция алынды, малларның баш саны артты. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз. Бар гомерләрен туган җирләренә багышлаган җир кешеләре - ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!