Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл халкына уңайлы кабинет булдырылды

Күчмә стоматология кабинетында Кичә муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Рәфис Галиев район үзәк сырхауханәсе объектларында булды һәм аларда "ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү", "Уңай мохит" программаларының үтәлеше белән кызыксынды. Аны үзәк сырхауханә баш табибы Айдар Шәмсетдинов, ремонт һәм төзелеш эшләрен алып баручы оешма вәкилләре озата...

Күчмә стоматология кабинетында

Кичә муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Рәфис Галиев район үзәк сырхауханәсе объектларында булды һәм аларда "ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү", "Уңай мохит" программаларының үтәлеше белән кызыксынды. Аны үзәк сырхауханә баш табибы Айдар Шәмсетдинов, ремонт һәм төзелеш эшләрен алып баручы оешма вәкилләре озата йөрде.

Соңгы елларда район үзәк сырхауханәсе сизелерлек зур үзгәрешләр кичерде. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе бала тудыру йортын капиталь ремонтлау, бинага килү юлларына реконструкция уздыру булса, икенчесе - дәвалау бинасының беренче катында урнашкан авыруларны кабул итү һәм диагностика уздыру бүлегендә тәмамланып килүче ремонт эшләре. Хәсәншина урамының сырхауханә каршысында бирегә килүчеләрнең автомобильләрен кую урыны төзелеше - шушы мөһим чараның бер өлеше.

Кабул итү-диагностика бүлегенә капиталь ремонт эшләре "2011 - 2012 елларда ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү" республика программасы буенча федераль бюджеттан күчерелгән акча хисабына алып барыла. Бүлекнең күңелне сөендерерлек үзгәреш алуы аңа керү юлыннан ук күзгә ташлана. Биредә ашыгыч ярдәм машиналары бина янына ук килеп туктарлык итеп күтәртелгән һәм түбәсе ябулы корылма ясалган. Авыруларны носилкада күчереп йөртү өчен уңайлы тупсасыз киң ишекләр куелган. Эчтә кабул итүне көтүче авырулар, аларны озата йөрүчеләр, медицина персоналы карамагында иркен холл, хирургия һәм терапия кабинетлары, санитария бүлмәсе бар. Махсус кабинетлар яңа алынган заманча диагностика аппаратлары белән җиһазландырылган. Рәфис Галиев шулай ук "Уңай мохит" программасы буенча коляскада йөрүче, күзләре начар күрүче инвалидлар халәтен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән чараларның ничек тормышка ашырылуы белән дә танышты. Район башлыгы эш барышыннан башлыча канәгать булуын белдерде, үзенең эшлекле тәкъдим-киңәшләрен җиткерде.

Көннең төп вакыйгасы - "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖнең Актүбә филиалында узды. Анда район башлыгы башлангычы белән район бюджеты һәм сырхауханә кереме исәбенә биредә эшләнгән күчмә стоматология кабинетын тәкъдир итү булды. Ул җырлы-биюле бәйрәмгә әверелде. Күчмә кабинетны файдалануга тапшыру тантанасына килүчеләр алдында район башлыгы Рәфис Галиев, заводның генераль директоры Марат Гайсин, баш табиб Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясады. Объектны ачу - ал тасманы кисү тантанасыннан соң, теш кабинеты ачкычын үзәк сырхауханәнең стоматология бүлеге мөдире Илфат Фәрхуллин кабул итеп алды.

Ниһаять, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең һәм андагы мәктәп укучыларының күптәнге хыялы тормышка ашты. Республикада бердәнбер булган күчмә стоматология кабинеты үзәктән читтә яшәүчеләр өчен үзенең ишеген ачты.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев