Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Автомобильне Азнакайдан Рүзәл Сафиуллин отты

Менә бишенче ел "Лидер-Авто" җәмгыяте үз клиентлары арасында призлар уйната һәм барчасын да иң беренче чиратта супер-приз - автомобиль кызыксындыра. Быел бәхетле отышка дәгъва кылучылар саны 999 иде! Әлеге чара чын бәйрәм төсмерен алды. Мәйданга җыелган халыкка "Квартет" төркеме иң дәртле җырларын бүләк итте. Теләүчеләр "Лада" автомобильләрендә тест-драйв үтте. "Лидер-Авто"...

Менә бишенче ел "Лидер-Авто" җәмгыяте үз клиентлары арасында призлар уйната һәм барчасын да иң беренче чиратта супер-приз - автомобиль кызыксындыра. Быел бәхетле отышка дәгъва кылучылар саны 999 иде!

Әлеге чара чын бәйрәм төсмерен алды. Мәйданга җыелган халыкка "Квартет" төркеме иң дәртле җырларын бүләк итте. Теләүчеләр "Лада" автомобильләрендә тест-драйв үтте.


"Лидер-Авто" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов автоваз яңалыклары белән таныштырды һәм үз эшләрендә иң мөһиме - сыйфат икәнлеген ассызыклады. Ул автовазның яңа автомобиль өстендә эшләвен хәбәр итте. "Lada Priora"га алышка 2015 ел азагында серияле җитештерүгә старт алачак "Vesta" киләчәк.


-Безнең автосалонны сайлаган өчен барчагызга рәхмәт, сезгә отышлар телим, - диде Миргазиян Динмөхәммәтов.


"Лидер-Авто" автосалонына кайсы гына шәһәрләрдән һәм өлкәләрдән килмиләр! Биредән машина сатып алучылар арасында Җәлил, Бөгелмә, Әлмәт, Октябрьский, Лениногорск, Урыссу, Актаныш, Казан, Оренбург кешеләре бар. Аларның барысына да отыш уенында катнашу өчен купоннар бирелгән.


- Узган ел 8 Мартка сөеклем миңа "Лада-Калина" автомобиле бүләк итте. Бәйрәм уңаеннан безгә яхшы гына ташлама ясадылар, бүләк бирделәр. Ул чакта купон тапшырмаган иделәр, ә ике атна элек шалтыратып, купонның тутырылуын һәм аны килеп алырга кирәклеген хәбәр иттеләр, - ди Лениногорскидан Элина Хөсәенова.


Туйга кызы белән киявенә "Лада-Гранта" автомобиле бүләк иткән Кәримовларга да ташлама ясалган. Урыссудан Хәйбрахмановларны да бирегә бәяләр һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты тартып китергән, уллары "Лидер-Авто"дан өченче машинасын алган икән инде.


Купоннарны уйнату өчен төрле шәһәр вәкилләре арасыннан ун кешелек комиссия төзелде. Чара барышын комиссия җентекләп күзәтте һәм һәр отыш видеоязмага теркәлде. Иң башта "Мир Недвижимости" агентлыгының 10 призы уйнатылды. Купоннарны әйләнмәле тартмадан чиратлап ун бала тартып алды һәм комиссия әгъзалары отышлы саннарны микрофоннан игълан итте. Иң беренче бәхет Азнакайдан Зинфира Ибраһимовага елмайды. Ул "Нефтемаш" заводында ОТК контролеры булып эшли.


- 2013 елның 5 декабрендә "Лада-Гранта" автомобиле сатып алган идек. Машинабыз бик ошый. Бүген менә 3000 сумлык сертификатка ия булдым. Бу чарага килгәндә имтихан алдыннан була торган дулкынлану кичергән идем, күңелем дөрес сизенгән икән, - ди ул шатлыгын яшермичә.


Аннан соң "Лидер-Авто" җәмгыяте үз бүләкләрен уйнатты. Күпләр автосигнализация, автоакустика, сабвуфер, автокеләм, авточехол кебек затлы бүләкләр отты.
Менә бер ел дәвамында көтеп алган дулкынландыргыч мизгел - кыйммәтле 5 приз уйнатыр вакыт җитте. Ә супер-приз - "Лада-Гранта" автомобиле!


Купоннарны биш яше тулмаган биш бала бер-бер артлы тартып чыгарды. Бәхетле биш клиент: Азнакайдан Артур Газизуллин, Әнвәр Әзһәмов, Рүзәл Сафиуллин, Язкәр Гаитов һәм Октябрьскийдан Фәварис Ситдыйков! Кайсысы автомобиль отар?


Биш призның исемнәре кәгазьгә язылган. Аларны махсус тубларга төреп, үтә күренмәле аквариумга урнаштырдылар. Биш клиент бер-бер артлы үз призын алды. Өченче булып, "Автомобиль" дип язылган кәгазьне Сафиуллин Рүзәлнең әнисе тартып чыгарды.


- Рүзәл үзе бүген эштә. Ул "Татбурраствор" җәмгыятендә слесарь-ремонтчы. Сентябрьдә автокредитка ундүртенче модель машина алган иде. Дөрес уен булды, хәрәмләшүгә юл куелмады, автосалонга ихлас рәхмәтлебез, - ди әнисе Миләүшә.


Миргазиян Динмөхәммәтов кулына өр-яңа "Лада-Гранта" автомобиле ачкычын тапшырганда да ана кеше улының бәхетенә ышана алмый торды.


Фәварис Ситдыйков, Артур Газизуллин - автоакустика, Әнвәр Әзһәмов - термосуыткыч, Язкәр Гаитов тузан суырткыч отты.


Рүзәл исә сөенечле хәбәрне эштән өенә кайткач кына ишетә.


- Әлегә кадәр бернәрсә дә отканым юк иде, фортуна миңа елмаюга шатмын, - диде ул телефон аша. Аңа 23 яшь, кызлар колагына - әле өйләнмәгән!


Шулай итеп, "Лидер-Авто" тагын бер кат үзенең ышанычлы һәм юмарт компания икәнен раслады. "Лидер-Авто" автосалонына рәхим итегез, һичшиксез отарсыз!


Резеда ШӘРИПОВА
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автомобильне Азнакайдан Рүзәл Сафиуллин отты