Җавап бирергә әзерләник
Узган җомга, ягъни 15 октябрьдә, халык санын алу кампаниясе башланды.
Районыбызның 108 сан алучысы бүгенге көндә авылларда, шәһәрләрдә халык белән аралаша. Аларны тануы авыр түгел: өсләрендә зәңгәр җилет, муеннарында – сан алу символикасы төшкән шарф, иңнәрендә – Росстат тамгалы букча, кулларында паспорт белән таныклык булыр. Әгәр шундый кеше ишегегезне какса, тиешле документын күрсәткәч, аның сорауларына һич икеләнмичә җавап бирә аласыз.
Азнакайлылар интернет-сан алуга да актив кушылды. Өегезгә чит кешенең килүен теләмәсәгез, бу мөмкинлектән дә файдаланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев