Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аталар һәм балалар проблемалары хакында сөйләштеләр

Яхшы гына укып йөргән балаң кисәк кенә "икеле", "өчле" алып кайта башлый. Әз генә тәнкыйтьне дә күтәрми, ишекне шап итеп ябып, өйдән чыгып китә, яки көннәр буе үз эченә бикләнеп, компьютер каршында утыра... Бу - балаларның үсмер чакка аяк басулары. Мәдәният йортында 7-8 нче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышында сүз нәкъ...

Яхшы гына укып йөргән балаң кисәк кенә "икеле", "өчле" алып кайта башлый. Әз генә тәнкыйтьне дә күтәрми, ишекне шап итеп ябып, өйдән чыгып китә, яки көннәр буе үз эченә бикләнеп, компьютер каршында утыра... Бу - балаларның үсмер чакка аяк басулары.

Мәдәният йортында 7-8 нче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышында сүз нәкъ менә шушы чор проблемалары, үзара мөнәсәбәтләр хакында барды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова мәктәптә укыту-тәрбия процессы белән таныштырып, балага иң мөһим тәрбиянең гаиләдә салынганлыгына басым ясады.

Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дилүс Җамалетдинов ата-ана бурычларын үтәмәгән, балаларга көч кулланган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлатты.

Шулай эчке эшләр органнары вәкилләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларга каршы профилактика эшчәнлеге, юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләделәр.

Балалар поликлиникасы мөдире Әлфия Миннегалиеваның 13-15 яшьлекләрнең физиологик үзенчәлекләре, «Гармония» психолог-педагогик хезмәте җитәкчесе Лилия Васильеваның яшүсмерләр белән аралашу үзенчәлекләре турында чыгышларын да ата-аналар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм шактый файдалы мәгълумат алдылар.

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА,

мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аталар һәм балалар проблемалары хакында сөйләштеләр