Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ата хокукыннан мәхрүм ителгән

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан баланың әтисен ата хокукыннан мәхрүм итү турындагы гражданлык эше каралды. РФ Гаилә кодексының 69 нчы маддәсе нигезендә әгәр дә әти-әни үз бурычларын, шул исәптән алимент түләүдән баш тарта икән, ул әти, яки әни булу хокукыннан мәхрүм ителә. Суд барышында баланың әтисенең 10 ел дәвамында үз бурычларын...

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан баланың әтисен ата хокукыннан мәхрүм итү турындагы гражданлык эше каралды. РФ Гаилә кодексының 69 нчы маддәсе нигезендә әгәр дә әти-әни үз бурычларын, шул исәптән алимент түләүдән баш тарта икән, ул әти, яки әни булу хокукыннан мәхрүм ителә. Суд барышында баланың әтисенең 10 ел дәвамында үз бурычларын үтәмәве, тәрбия эшләре белән шөгыльләнмәве, матди яктан тәэмин итмәве һәм алимент буенча бурычлары җыелуы ачыкланды. Нәтиҗәдә, суд дәгъва бирүченең таләпләрен канәгатьләндерде. Суд карары үз көченә кергәннән соң, ата балага карата барлык хокукларын, шул исәптән картлык көнендә баладан тәрбия алу, баласы булган гражданнарга бирелә торган дәүләт ташламалары һәм пособиесен югалта. Әмма, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү аны үз баласын тәрбияләүдән азат итми.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ата хокукыннан мәхрүм ителгән