Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ата-аналарга киңәшләр

*Балагызның үз-үзен тотышы белән канәгать түгелсез икән, хисләрегезне тышка бәреп чыгарырга, тавышыгызны күтәрергә ашыкмагыз, аны тирәнтенрәк аңларга тырышыгыз. *Янаулардан, баланы түбәнсетүләрдән качыгыз. «Ярамый», «тукта» дигән сүләрне сирәгрәк кулланыгыз. Иң яхшысы - баланың игътибарын файдалы эшкә, уенга юнәлтү. *Мөмкинлек бар икән, өйдә баланың үз бүлмәсен яки почмагын булдырыгыз. Анда артык якты...

*Балагызның үз-үзен тотышы белән канәгать түгелсез икән, хисләрегезне тышка бәреп чыгарырга, тавышыгызны күтәрергә ашыкмагыз, аны тирәнтенрәк аңларга тырышыгыз.
*Янаулардан, баланы түбәнсетүләрдән качыгыз. «Ярамый», «тукта» дигән сүләрне сирәгрәк кулланыгыз. Иң яхшысы - баланың игътибарын файдалы эшкә, уенга юнәлтү.
*Мөмкинлек бар икән, өйдә баланың үз бүлмәсен яки почмагын булдырыгыз. Анда артык якты төсләрдән качыгыз. Өстәлдә баланың игътибарын читкә юнәлтә торган бернинди әйбер булмасын.
* Өйдә тыныч атмосфера тудырырга, төгәл режим булдырырга кирәк. Баланың нерв системасы шуңа күнегәчәк. Аңа өйдәге эшләрне дә йөкләгез һәм үтәвен контрольдә тотыгыз, әмма артык каты булырга кирәкми. Балагызны уңышлары өчен ешрак мактагыз, хәтта алар сез көткәннән кайтышрак булса да.
*Шук балагызны яратыгыз, мәктәптәге авырлыкларны җиңәргә булышыгыз. Яшүсмер чорга күпчелегенең гиперактивлыгы кими. Мөһиме - бу чорга алар тискәре хисләр һәм үзләре турында начар фикерләр белән килмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атааналарга киңәшләр