Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ата-аналарга кечкенәдән үк балаларына табигатьне яратырга өйрәтергә кирәк

Укучылар ел саен "Урман гүзәлләрен саклыйк", "Умырзая", "Кошлар көне" кебек экологик акцияләрдә, "Парклар маршы" конкурсында, "Минем кече ватаным" фәнни-гамәли конференцияләрен-дә актив катнашалар. Минемчә, ата-аналарга кечкенәдән үк балаларына табигать турында күбрәк китаплар укырга, радио-телевидение аша экологик тәрбия бирә торган тапшырулар оештырырга кирәк. Походлар, экскурсияләр, агач утыртулар, санитар өмәләр балаларны табигатькә якынайта,...

Укучылар ел саен "Урман гүзәлләрен саклыйк", "Умырзая", "Кошлар көне" кебек экологик акцияләрдә, "Парклар маршы" конкурсында, "Минем кече ватаным" фәнни-гамәли конференцияләрен-дә актив катнашалар.

Минемчә, ата-аналарга кечкенәдән үк балаларына табигать турында күбрәк китаплар укырга, радио-телевидение аша экологик тәрбия бирә торган тапшырулар оештырырга кирәк.

Походлар, экскурсияләр, агач утыртулар, санитар өмәләр балаларны табигатькә якынайта, аны аңларга, яратырга өйрәтә.

Табигатькә сак карасак кына җирне экологик һәлакәттән саклап кала алачакбыз.

Эльза Миңнебаева

* * *

Без Мәсгут авылының "Чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәрбер тереклек иясенә мәрхәмәтле булырга, аларны рәнҗетмәскә өйрәтәбез.

Үзебезнең авыл чишмәләрен, матур почмакларын чагылдырган стенд ясадык, табигатьне пычратырдай ташландык әйберләрдән кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Канатлы дусларыбызга матур-матур оялар ясап куйдык.

Нәфисә Җамалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атааналарга кечкенәдән үк балаларына табигатьне яратырга өйрәтергә кирәк