Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Артистлар кыр эшчәннәре янында

Район һәм шәһәр Мәдәният йортының Ландыш Шәрәфиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" агитбригадасы үзенең быелгы сезонын язгы кыр эшләрендә алда баручы "Таллы Бүләк" кооперативы игенчеләренә мәдәният хезмәте күрсәтүдән башлады. Төшке ашка туктаган механизаторлар алдында кыр эшләренең барышы турында кооператив рәисе Наил Мотыйгуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфиев информация ясады. Аннан соң...

Район һәм шәһәр Мәдәният йортының Ландыш Шәрәфиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" агитбригадасы үзенең быелгы сезонын язгы кыр эшләрендә алда баручы "Таллы Бүләк" кооперативы игенчеләренә мәдәният хезмәте күрсәтүдән башлады.

Төшке ашка туктаган механизаторлар алдында кыр эшләренең барышы турында кооператив рәисе Наил Мотыйгуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфиев информация ясады. Аннан соң игенчеләргә агитклуб режиссеры, нәфис сүз остасы Зимфира Кашапова, җырчылар Ландыш Шәрәфиева, Алсу Мөхәммәтҗанова һәм баянчы Азат Вәлиев үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итте.

Игенче-механизаторларга кыр шартларында мәдәният-сәнгать хезмәте күрсәтүнең чираттагысы кичә "Шәвәлиев КФХсы" ҖЧҖдә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев