Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армиягә язгы чакырылыш башланды

Россиядә Президент Д.Медведев фәрманы нигезендә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел хәрби хезмәткә 155 меңнән артык кешене алырга планлаштыралар. Безнең район буенча 100дән артык. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2011 ел көзге чакырылыш барышында армиягә чакырылучыларның 62 проценты үз теләге белән киткән. Ә хәрби хезмәтттән баш тартучыларның...

Россиядә Президент Д.Медведев фәрманы нигезендә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел хәрби хезмәткә 155 меңнән артык кешене алырга планлаштыралар. Безнең район буенча 100дән артык.

Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2011 ел көзге чакырылыш барышында армиягә чакырылучыларның 62 проценты үз теләге белән киткән. Ә хәрби хезмәтттән баш тартучыларның гомуми саны 7 мең кешедән арткан.

Россия сенаторлары армия сафларына чакырылучыларны повестка алу белән хәрби комиссариатка үзләре килүне мәҗбүр итүче закон проектын эшләде.

Әлеге закончалыклар нигезендә армия яшендәге егетләр хәрби хезмәткә чакырылыш турында Президент фәрманы чыкканнан соң ике атна дәвамында кул куеп, повестка алу өчен хәрби комиссариатның структур бүлекчәләренә үзләре килергә тиешләр. Килмәгән очракта, алар армия хезмәтеннән баш тарткан өчен гамәлдәге закончалыкларда каралганча административ яки җинаять җаваплылыгына тартылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев