Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Архив – документлар җыелмасы гына түгел

Һәр кешенең үз гомерендә бер тапкыр булса да архивка мөрәҗәгать иткәне бардыр. Туганнан алып үлгәнчегә кадәр яшәешебезнең бар документы җыелган бу учреждениене тормыш тарихы сакланган, белешмә, нөсхә күчермәсе алу урыны дип кенә санау зур хата булыр иде. Биредәгеләр дә һәр иртәдән бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр дөньясына чума. Архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиевадан...

Һәр кешенең үз гомерендә бер тапкыр булса да архивка мөрәҗәгать иткәне бардыр. Туганнан алып үлгәнчегә кадәр яшәешебезнең бар документы җыелган бу учреждениене тормыш тарихы сакланган, белешмә, нөсхә күчермәсе алу урыны дип кенә санау зур хата булыр иде. Биредәгеләр дә һәр иртәдән бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр дөньясына чума. Архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиевадан менә шушы эшчәнлекләре хакында бераз якыннанрак таныштырып китүен сорадык.

-Һәр өлкәнеке кебек үк архивның да үз закончалыклары бар. Аның нигезендә, документларны муниципаль саклауга оешма-учреждениеләр үзләре әзерләп, туплап, китереп тапшырырга тиеш. Әмма соңгы вакытта килеп туган икътисади кыенлыклар аларда мондый штатлар тоту мөмкинлеге бирми. Шуңа да архив бүлегенә методик кына түгел, документларны тәртипкә салу, саклауга әзерләүдә практик ярдәм дә күрсәтергә туры килә.
Быелның 1 ноябренә бүлектә 216 фонд һәм сакланудагы 32 976 берәмлек документ исәпләнә.
План буенча даими саклануга 304 берәмлек кабул ителде. Бүгенге көндә бетерелгән оешма-учреждениеләрнең документларын туплау буенча да эшлибез. Фондыбыз турында мәгълүматлар белешмәсе төзедек. Әлбәттә, төп эшчәнлегебез учреждениеләр һәм гражданнарның социаль-хокукый характердагы мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү. Ни хикмәттер, быел алар аеруча күбәйде - инде 1775кә җитте. Кемгә нинди белешмә кирәк: берәүләр пенсия фондына тапшыру өчен хезмәт стажын, ташламаларны, хезмәт хакы күләмен раслата, икенчеләре пособиеләр, алиментлар мәсьәләсендә килә, өченчеләре производство практикасын үтү турында мәгълүмат юллый, дүртенчеләре иминият фонды түләүләре турында белешмә сорый, җир участогы белән бәйле хакимият органнары карарлары белән кызыксыналар... Әйтергә кирәк, бу сорауларның күпчелеге канәгатьләндерелеп килә.
Халык белән интернет аша да элемтә урнаштырылды. Быел электрон юл белән 15 мөрәҗәгать хәл ителде. Күпфункцияле үзәк белән тыгыз хезмәттәшлек итү дә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне ачык һәм һәркемгә уңайлы итә. Шушы чорга үзәк белән берлектә 20 мөрәҗәгать канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Архив – документлар җыелмасы гына түгел